Коллективны истәлекле көн белән Башкортстанның мәдәният министры вазифасын башкаручы Әминә Шәфыйкова котлады.
- Данлыклы театрны 105 еллыгы белән котлау - зур мәртәбә һәм бәхет. Театрга башкорт халкының традицияләрен, мирасын, башкорт драматургиясен саклаган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген ул милли театрлар арасында әйдәп баручы, яңа традицияләрне канунлаштыручы булып тора, - дип билгеләде Әминә Шәфыйкова. - Театр Башкортстанның гына түгел, бөтен Русиянең милли театрларын берләштереп, "Туганлык" халыкара милли театрлар фестивален үткәрә. Тату театр гаиләсенә, актерларга һәм хезмәткәрләргә иҗат коллективында буыннар күчәкилүчәнлеген саклаган өчен рәхмәт белдерәм, өлкән буынның - яшь коллегаларына, ә яшь буынның остазларына хөрмәт һәм ихтирам белән каравы күренеп тора. Театрга яңа куелышлар һәм рәхмәтле тамашачылар телим!
Театр коллективы әгъзаларына бу көнне мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылды.
Юбилей кичәсендә Айрат Абушахманов куелышында «Кара йөзләр» спектакле күрсәтелде. Театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге спектакль бу көнне йөзенче тапкыр күрсәтелгән. "Кара йөзләр" — Русия милли театр премиясе һәм "Алтын битлек" фестиваленең дүрт номинациядә номинант һәм "Костюмнар буенча иң яхшы рәссам эше" номинациясендә премия иясе (Альберт Нестеров). Спектакль бу елның апрелендә Будапештта узган MITEM XI Халыкара театр фестивалендә дә катнашты.
Фото: Руслан Юлтаев.