Бу хакта «Башкорт хуҗабикәсе» аңа туп-туры сорау биргән.
«Руслан бөтен җирдә мине «фанерага» җырлый» дип сөйләп йөри. Мин аның кебек фонограмщик түгел, имеш. Сәхифәсен «разблокировать» итеп кергән идем, ул үзе барлык җырларын да фонограммага җырлый икән. Ачуым чыгып яздым, кыскасы», – дип аңлата Нәгыймова үзенең бу адымын.
«Башкорт хуҗабикәсе» иренеп тормаган, Руслан Кираметдиновка да шалтыраткан. Анысының җавабы кыска булган.
«Мин бары тик тере тавышка гына җырлыйм. Безнең концертта 23 җыр, алар барысы да тере тавышка җырлана», – ди Руслан.
Кайсына ышанырга? Сез ничек уйлыйсыз?
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.