1981 елда Ленинградта туган, 1999 елдан - Мариин театры балеринасы, Татарстан һәм Калмык республикаларының атказанган артисты Илмира Баһаветдинова Мурманск өлкәсендәге Кече Вудъявр күле бозында «Аккош күле»ннән өзек биегән. Видео депутат Алексей Рассказовның телеграмм-каналында пәйда булган.
Балерина өчен импровизацияләнгән сәхнә Хибинадагы күл бозы булган. Нәкъ менә шунда режиссер Алексей Вальцның «Танец душ» фильмын төшерүнең бер өлеше узган.
- Мин үземне чын Аккош күлендә дип хис иттем! Сәхнәгә "Аккош күле"н биергә чыкканда без нәкъ шулай күз алдына китерәбез, - дип, балерина сүзләрен китерә депутатның телеграм-каналы.
Илмираның бу чыгышына сокланучылар да, гаҗәпкә калучылар да, хәтта тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Ә сез нинди фикердә, дуслар?
Фото: mariinsky.ru