Гүзәлнең җырлавын ихлас яратучы блогер Тайфун Корылтаевич башкарган бу эшне. Кызык хәл турында Гүзәл социаль челтәрләрдә яза.
«Хәлне алды көлдереп. Ни булды дип торам. Тайфун Корылтаевич сәхнәгә килеп менде дә мактаулы исем биреп төшеп тә китте. «Халык знает» версиясе буенча Гүзәл Уразова – "Башкортстанның халык артисты», – диде. Шаяру булса да, күңел булды» – дигән Гүзәл Уразова.
Мактаулы исемне юри генә биргәннәр бирүен дә, ә халык ышанган. Җырчыны котлаучылар бик күп.
«Котлыйм, Гүзәл. Инде Русиянекен бирсәләр дә ярый сиңа. Яратам, хөрмәт итәм»;
«Гүзәл, син инде күптән халыкныкы бит. Котлыйбыз сезне!»;
«Кем кем, әмма безнең Гүзәл Уразова бу исемгә чыннан да лаек!»;
«Куанычын күр, күптән кирәк иде!», – дип яза аңа тамашачылары.
Бер усал теллесе дә ышанган. «Под фанеру поет и мактана. На лапу кому-то дала и хвастается. Ты все уколы с лица сними и увидим какая ты на самом деле», – дип комментарий калдырган ул.