Данир Сабировның гаиләсе Үзбәкстанга очкан. Казан аэропортында алар кафега кергән. Шунда Миләүшә кайчандыр Данирның аэропорт кафесында күп сумма туздырганына котырганын сөйли. Хәзер алай түгел инде, үзгәрде дип куана ул.
Хатыны «үзгәрде» дисә дә, Данир бу юлы да кешенең чама хисе булырга тиешлеген ассызыклаган. «Менә әлеге минутта минем стейк ашыйсым килә. Әмма аның бәяләре! 3600 сум! Монда ныклап ашасам, миңа 15 мең сум тирәсе акча калдырырга кирәк булачак. Мин ул стейкны ялга баргач та ашый алам бит, нигә артык акча түләргә. Юрганыңа карап аягыңны сузарга кирәк. Тәртип булырга тиеш бөтен җирдә. Тәртипне боза башласаң, кирәгеңне бирәм», – дигән Данир.
Менә ничек тәрбияли икән ул хатынын.
Фото: артистның шәхси аккаунтыннан.