Ул үзенең социаль челтәрендә видео чыгарган. “Монда матур музыка, склейка, субтитрлар булмаячак. Минем бар да яхшы дигән битлек киеп йөреп арыдым, минем дә проблемаларым күп”, - ди Айгизә.
Җырчы сөйләвенчә, быел ул якын кешеләрен югалткан, яраткан песие үлгән. Хәтта исемен дә югалткан. Ягъни, аның үз исемен товар билгесе буларак теркәгәннәр һәм хәзер ул бу исем белән чыгыш ясый алмый. Димәк, эшсез калган.
“Мин хәзер яраткан шәһәрем Мәскәүдә, матур фатирда. Әмма киләсе ай өчен түли алырмынмы – белмим”, - ди Айгизә Галимова.
Барысы да яхшы булыр, Айгизә. Сабыр бул!
Фото: җырчының социаль челтәрдәге битеннән.