-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ә сез безнең нәсел дәвамчыбыз юк, дип борчыласыз..."

Миләүшә белән Данир Сабировларның сәфәр чыгулары турында язган идек. Нәсел дәвамчыларын барлап йөриләр әллә?

"Ә сез безнең нәсел дәвамчыбыз юк, дип борчыласыз..."
"Ә сез безнең нәсел дәвамчыбыз юк, дип борчыласыз..."
Данир Сабиров хатынын, барлык туганнары белән таныштыру өчен, әтисенең туган яклары – Үзбәкстанга алып киткән.

Башта алар Ташкентка, аннан Ургенчка барганнар. Данир белән Миләүшәне аэропортта Данирның әтисе Исламбай абыйның сеңлесе һәм энесе каршы алган. Аннары Ургенчтан 1 сәгать тирәсе Аталык авылына кайтканнар. «Аталыкта минем барлык туганнарым яши. Әтиләр – гаиләдә 10 бала, ул 10 баланың һәркайсында ничәшәр бала... Инде ул балаларны балаларының балалары бар хәзер. Туганнарның иге-чиге юк анда. Аллаһка шөкер», – дип сөйли бу турыда Данир Сабиров үзенең Телеграм-каналында.

Кунакларны Үзбәкстанда зурлап каршы алганнар. Аларны өйдән-өйгә йөртеп кунак итәләр. «Өйдән-өйгә кунакка йөреш башланды. Бүгенгә планнар – 5-6 йортта кунак булу, иртәгә 10 йортта көтәләр», – дип сөйли ул. «Мондагы туганнар! Безнең нәсел дәвамчыбыз юк, дип борчыласыз, дуслар. Белсәгез иде алар монда күпме», – дип кушыла аңа Миләүшә дә.

Хатын-кызлар исә шул кыска вакыт аралыгында Миләүшә үз итеп бетергәннәр, аңа милли киемнәрен бүләк иткәннәр.

Фото: артистның шәхси аккаунтыннан


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: