-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иҗади тәҗрибәне – яшьләргә!

Абруйлы иҗтимагый оешма тарафыннан бу юнәлештә максатлы эш алып барыла.

Иҗади тәҗрибәне – яшьләргә!
Иҗади тәҗрибәне – яшьләргә!


2022 ел Бөтен­дөнья башкортлары корылтае тарафыннан Башкорт мәдә­нияте һәм рухи мирасы елы дип игълан ителгән иде. Аның төп юнәлеш­ләренең берсе – иҗатчыны таныту, ә төп чарасы – “Иҗади мәйдан” булды. Аның кысаларында алты зона мәйданчыгында республиканың танылган иҗади кешеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән күчмә очрашулар узды.

Режиссерлар, сценаристлар, видеографлар, артистлар, рәссамнар, депутатлар, мәгариф һәм мәдәният тармагы вәкилләре үзләренең хезмәттәшләре һәм фикердәшләре белән аралашты, остаханәләр оештырды, кызыклы идеяләр һәм бай иҗади тәҗрибә белән уртаклашты. “Иҗади мәйдан” чын-чынлап республиканың барлык район һәм шәһәр­ләрендә яшәү­челәрне берләштерде.
Мәсәлән, Агыйдел шәһәрендә Башкортстанның Кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева операторлык осталыгы, киносценарийлар язу, нәфис һәм документаль фильмнар өчен темалар сайлау серләре белән уртаклашты. Башкортстанның атказанган артисты Илнур Локманов авыл клублары хезмәткәрләрен һәм драма түгәрәкләре җитәкчеләрен сәхнә сөйләменә өйрәтте. Башкортстанның атказанган рәссамы Җәлил Сөләйманов сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен “Урал батыр” эпосы буенча остаханә үткәрде. Салаватта танылган хореограф Риф Габитовның остаханәсендә яшьләр популяр башкорт биюләренең барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде. Кинорежиссер Булат Йосыпов кыска метражлы видеороликлар төшерү нечкәлекләрен һәм башка үзенчәлекләрен ачты.
Салават шәһәрендәге “Иҗади мәйдан” республиканың 15 районыннан катнашучыларны берләштерде. 11 төрле мәйданчыкта мәдәният һәм сәнгать юнәлешләре: кинематография, әдәбият, журналистика, хореография һәм башкалар буенча семинарлар, остаханәләр оештырылды.
– “Иҗади мәйдан” проекты бик яхшы башлангыч булды. Безгә – һөнәр осталарына да, катнашучылар өчен дә кызыклы, фәһемле, файдалы очрашулар республиканың һәр районында диярлек узды. Мин, рәссам буларак, остаханәләр үткәрдем. Катнашучылар башкорт риваятьләре сюжетлары буенча остаханәләрдә өйрәнгән һөнәри рәсем нигезләре осталыгын кулланып карады.
“Иҗади мәйдан” – танылуга ирешкән профессионаллар һәм мэтрларның иҗади тормышы белән кызыксынучы кешеләр арасында турыдан-туры тыгыз элемтәдә булу чарасына әверелде. Турыдан-туры һәм җанлы аралашу беркайчан да бернәрсәне дә алыштыра алмый, – диде Башкортстанның атказанган рәссамы Җәлил Сөләйманов.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: