Ел да уза торган шоу-программаны Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм Айрат Ильясов алып барды.
«Татар җыры» Уфада бик матур узды. Ләкин бер алып баручының компетентсызлыгы аркасында, күңелсез хәл килеп чыкты», - дип сөйли Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева социаль челтәрдә.
"Минем фикеремчә, «Татар җыры» дәрәҗәсендәге чараны «банкет дәрәҗәсендәге» шаяртулар бизәргә тиеш түгел, - дип дәвам итә ул. - Ярар, әгәр ул аңа кызык тоела икән, мәзәкләр булсын да ди.
Әмма артистларның дәүләт тарафыннан бирелгән мактаулы исемнәрен бутау, аларны имиджлы чарада әйтеп бетермәү, яки, әйткән очракта да, мыскыллы тонда ( әйе, нәк менә мыскыллап, ә тапкыр юмор аша түгел) әйтү - алып баручының үз эшенә әзерлексез килүе турында сөйли.
Үзеңне артикуляцияң һәм сүз байлыгың белән шөгыльләнер алдыннан эрудицияңне дә үстерергә кирәк. Банкетларда уңышлар!»
«Гөлназ, кичә без дә Татар җыры» концертында булдык һәм алып баручыларга шаккаттык. Алар һәр артистны урынсыз шаяртулар белән игълан иттеләр. Сәхнәдә артистның шәхси тормышын һәм тышкы кыяфәте турында сөйләделәр. Үзләрен артистларга һәм тамашачыларга карата тәрбиясез тоттылар. Киләсе елга «Татар җыры»на шулар аркасында гына бармаячакбыз", - дип кушылган аңа бер язылучысы.
Ә сез бу концертта булдыгызмы?
Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан.