-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Миләүшәгә күз тидергәннәр

Булыр да. Бу хәтле матур хатынга.

Миләүшәгә күз тидергәннәр
Миләүшәгә күз тидергәннәр
Шушы көннәрдә Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән әтисенең туган ягы Үзбәкстанда булды. Бөтен туганнарны күреп чыгарга тырыштык, ди ул.

Данирның әбисе белән бабасының 10 баласы, 27 оныгы, 57 оныкчыгы бар икән.

Татарстаннан килгән кунакларны ул якларда бик тә матур кабул иткәннәр. Сабировлар көн дә сигезәр-унар урында кунакта булганнар. Миләүшәне күз тиюдән дә өшкереп җибәргәннәр.

Данир Сабировның бабасының сеңлесе Миләүшәгә күз тигән булуын әйтеп, тиз генә өшкереп алган. Өшкергәндә ул үз телендә ниндидер сүзләр әйтә, Миләүшәнең башыннан яман нәрсәләрне суырып алган кебек итә.
 
Менә бит нинди файдалы ял булган. 

Фото: артистның шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: