+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2024, 03:35

Салават: "Мин шаккаттым"

 Салават Фәтхетдиновны шаккатырырлык нәрсәләр дә бар икән әле. 

Салават: "Мин шаккаттым"Салават: "Мин шаккаттым"
Салават: "Мин шаккаттым"
Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казанда төнге дискотекада чыгыш ясаган иде.

Бик күңеле булган. Ул, татарча дискотекалар кирәк, дигән фикердә.

"Мин шаккаттым. Мондый хәл Мәскәү татарлары үткәргән дискәтүктә була иде, мине анда елына 2-3 тапкыр чакыралар. Казанда шулай булыр дип уйламадым. Ул көнне миңа җырлап торасы да юк иде, чөнки бөтен кеше бертавыштан башыннан азагына кадәр бөтен җырны җырлап барды, бөтен җырны беләләр. Күңелем сөенеп кайтты, Аллаһка шөкер, яшьләр яши. Бу дискәтүкләр өчен күптән эчем пошып йөри иде, нигә Мәскәүдә бар, ә бездә юк? Dj Радик та кайтып эшләргә тырышып карады, булдыра алмады. Менә егетләр алынган бит, эшләгәннәр. Димәк, кирәк. Халык канәгать, шуның белән шашына икән, димәк, кирәк, – дип сөйли ул.
 
Яшьләр бер маладис булса, шушы чарага барган Салават ике маладис. Шулай бит?

Фото


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас