+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2024, 05:52

“Нур” театрында премьера узды

Уфа “Нур” татар дәүләт театры узып баручы елда үз тамашачысын чираттагы премьера белән сөендерде.  

“Нур” театрында премьера узды“Нур” театрында премьера узды
“Нур” театрында премьера узды

“41нең көзендә” драмасын Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г. Сәләм һәм Н. Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты, киң җәмәгатьчелеккә язучыдан бигрәк легендар композитор буларак билгеле Рим Хәсәновның пьесасы буенча режиссер Зиннур Сөләйманов куйды. Спектакльдә артистлар башкаруында Рим Мәхмүт улы язган җырлар һәм композиторның өр-яңа көйләре яңгырады.

Төп рольләрне Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева, Башкортстанның атказанган артистлары Ирина Ганиева, Гөлназ Биктимерова һәм артистлар Лилия Таҗетдинова, Динар Тимершәехов гәүдәләндерде.

Сюжет бүгенге көннәрне 1941 елгы сугыш кыры белән үреп бара һәм тамашачыга чын дуслык, тугрылык, ватанпәрвәрлек турында сөйли. Спектакль геройларын сугыш кырында көтелмәгән очрашу, дошман белән беренче бәрелеш бәйли. Киләчәктә геройларның юллары аерылуга карамастан, бу очрашу аларның йөрәкләрендә гомерлеккә уелып кала. Сугыш беткәч, күптән тыныч тормыш алып барган фронтовиклар бер-берсен табалар. Нинди генә сынаулар алдында торсалар да, җиңүчеләр буыны чын кешелек сыйфатларын саклап кала ала.

Премьера Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Эдуард Зарипов фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас