Зинира Атнабаева – Башкортстанда гына түгел, Русия киңлекләрендә дә киң танылу алган артистларның берсе. Ул тамашачыны беренче рольләреннән үк үзенә гашыйк итеп, озак еллар башкорт сәхнәсендә әйдәп баручы актриса булды.
Зинира Атнабаева 1934 елда Тәтешле районының Иске Күрдем авылында дөньяга килә. Унынчы сыйныфны Аксәет мәктәбендә тәмамлый һәм 1953 елда Уфага юллана. Абыйсы Әнгам Атнабаевның “киләчәктә иҗади юлны сайлаучы кешегә ярдәме зур” дигән киңәшен тотып, “Кызыл таң”га корректор булып урнаша. Зинира Касыйм кызы “Кызыл таң”да бер генә ел эшләп кала.
“Сез белмәгән Атнабай” китабына кергән истәлекләрендә шул хакта менә мондый юллар бар: “...Бераздан абыем “Кызыл таң” гәзитендә эшли башлады. Ә мин, артына тагылган сымак, тагын аңа ияреп килдем. Башны кайда төртәсең инде?! Ул авылда ук бөтен егетләрне гашыйк иттергән Сәвия апага бик яратып өйләнгән иде. (Ул кызны безнең якка укытырга җибәргәннәр, ә әнисе Хәдичә апаның, кара көздә, кар төшкәч, бәләкәй генә чанага кызының кышкы киемнәрен, аз-маз азык-төлек салып, Кушнаренко районыннан Тәтешлегә кадәр килгәнлеген хәтерлим. Әнә нинди булган безнең Әнкәйләр!) Рәхмәт аңа, җиңгәмә! Шулкадәр уңайсыз шартларда яшәүләренә карамастан, мине ачык йөз белән кабул итте. Сенная урамында бер бабайда фатирда торалар иде. Мич артына гына тимер карават куелган. Мин шул караватка терәтеп урнаштырылган бәләкәй агач сандык өстендә йоклыйм. Уллары Азаматның кул баласы чагы, аны сандык янындагы кер юа торган каретага салабыз. Төнен абыем озын аякларын сузып җибәрә дә карават башындагы тимерләр арасыннан йокы аралаш миңа тибә.
Беркөн аның янына редакциягә бардым. Анда Әсхәт Мирзаһитов, Нәҗип Асанбаев, Динис Исламов, Әхнәф Бәйрәмов, җиңгәм бергә эшлиләр иде. Алар мине күргәч, язучыларга хас шаянлык белән: “Нинди сылу кыз! Бер калак суга сал да йот”, – диләр. Абыем бик канәгать: “Йотмый торыгыз, тамагыгызга утырыр!” – дип көлә.
Мин Мәскәүгә, шул гәзиттә игълан күреп, җиңгәмнең күлмәген киеп, аларның фатыйхасы белән киттем. Ә абыем белән Сәвия җиңгәм: “Сеңлем, туңдырма белән колбасага стипендияң җитәр микән?” – дип көлеп озатып калдылар...”
Зинира Атнабаева 1954 елда Мәскәүгә ГИТИСка укырга китә. Анда Сталин, Вахтангов стипендияләре алып укый. Институтны 1959 елда тәмамлап кайткач, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына эшкә килә һәм шунда эшли. 1972 елда – БАССРның, 1980 елда – РСФСРның атказанган, 1977 елда – БАССРның, 1995 елда Русиянең халык артисты исемнәре бирелә.
Зинира Атнабаева йөздән артык төрле пландагы образлар иҗат иткән актриса. Беренче роле – Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклендә Рәвия. Һәм шуннан бирле бу авторның унике пьесасында уйный ул. А. Чеховның “Иванов” әсәрендәге Сарра роле өчен Зинира Атнабаева Бөтенрусия сәхнә әсәрләре конкурсында II дәрәҗә премиягә лаек була. Ф. Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме” спектаклендәге Фатыйма образы өчен Зинира Касыйм кызы “Театр язы” (1993) республика фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” призын ала. Зинира Атнабаева үзе дә пьесалар яза. Аның “ Өзелгән туй” пьесасы буенча куелган спектакль театр сөючеләргә зур бүләк булды.
Ул – ГИТИС курсташларының (ГИТИСның 1959 елгы башкорт студиясен тәмамлаучыларның) сәхнә эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан язылган “Язмышлар. Рольләр” һәм “Үткәннәр хәтердә җанлана” истәлекләр китабы авторы да. Зинира Атнабаева гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган театры белән тыгыз хезмәттәшлек итте, театр яшьләренә остаз булды, театрның иҗтимагый тормышында актив катнашты.
Шушы көннәрдә Зинира Атнабаеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан Тәтешле районы Мәдәният сараенда “Узган гомер – истәлек” дип аталган театр сәнгате фестивале узды.
“Бу фестиваль һәвәскәр театр сәнгатен пропагандалауда һәм үстерүдә, шулай ук, данлыклы якташыбыз истәлеген мәңгеләштерүдә мөһим адым булды. Алты театр коллективы жюри хөкеменә искиткеч драматик һәм комедияле спектакльләр тәкъдим итте. Гран-прига Ялгыз-нарат авылының “Балкыш“ театр коллективы лаек булды, ул үз таланты һәм осталыгы белән тамашачыларны сокландырды”, – дип белдерде Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.
Шулай ук, Уфада Зинира Касыйм кызы яшәгән йорт диварына тактаташ куелды. Мәҗит Гафури урамы, 6нчы йорт адресы буенча узган әлеге чарада актрисаның туганнары, хезмәттәшләре, аның талантын яраткан тамашачылар катнашты.
Әнгам Атнабаев
(Зинирага)
...Кояшымны югалтканым булды,
Эзләп килдем синнән аемны,
Үзеңә юк шатлыгыңны биреп,
Алып калдың минем кайгымны.
Ак башымны иңбашыңа салып
Кара көннәремне агартам...
Сеңелекәшем булганыңнан бигрәк,
Егет булган өчен яратам!
Зөһрә ИСЛАМОВА.