+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 декабрь 2024, 07:45

“Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!

“Ютуб”та (YouTube) шундый исем астындагы тапшыруны күпләрнең караганы бардыр. Һәрхәлдә, анда катнашучылар саны хәзер ике дистәдән артык. “Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!”ның геройлары — төрле язмышлы төрле һөнәр ияләре, ләкин аларның барысын да җырга сөю берләштерә. Күпләрнең һөнәре һәм башкарган эшләре мәдәният һәм сәнгать өлкәсеннән ерак булса да, җыр-моң аларны гомер буе озатып килә. Әлеге тапшыруның авторлары да нәкъ шундый моңлы, җырдан башка тормышын күз алдына китерә алмаган кешеләрне табып, әңгәмә барышында бу шәхесләрнең ни өчен язмышына рәхмәтле булуын ачыклый. Ә күптән түгел Уфа шәһәренең “Атайсал” мәдәни үзәгендә барлык тапшырулар геройлары катнашлыгында гала-концерт оештырылды.

“Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!“Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!
“Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!
Халкыбызның мәдәни мирасын, туган телебезне саклау, Интернет киңлекләрендә җыр-моңга гашыйк, талантлы кешеләр белән таныштыру максатын күз уңында тоткан проект булдыру турында Дуван районының Өлкенде авылы егете күптән уйланып йөри. Фәдис Рамазанов – үзе дә моңлы тавыш иясе. Аның башкаруындагы җырларны Интернет киңлеклә­рендә тыңларга була. Алып баручы буларак та аны байтак чараларда очратырга мөмкин. Менә шул уй-хыялындагы проектны тормышка ашыру өчен алып баручы эзли башлый егет. Альбина Якупова белән алар махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм җыю буенча оештырылган хәйрия концертында танышалар. Уфа районында татар вокал һәм фольклор ансамбльләре оештырып, аларга уңышлы җитәкчелек итүче, шулай ук үзе дә рес­публиканың Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан татарлары конгрессы ярдәме белән телебезне, мәдәниятебезне саклауга багышланган байтак проектларын тормышка ашыручы Альбина Ремдат кызы әлеге тәкъдимгә шатланып риза була. Менә инде бер ел дәвамында иҗади тандем бик уңышлы эшләп килә. Бүгенге көнгә ике дистәдән артык тапшыру төшерелгән һәм алар социаль челтәрләрдә бик популяр – караучылар һәм язылучылар санына карап та шундый фикер йөртергә мөмкин.
Еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, барлык катнашучыларны бергә җыеп, зур бәйрәм – гала-концерт оештырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, үзешчәннәрнең концертын карарга килүчеләр дә бик күп булды — “Атайсал” мәдәният үзәгенең тамаша залы халык белән тулы иде.

Концерт башланыр алдыннан җыелучылар мәдәни үзәк фойесында кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, хатын-кызлар өчен бизәнгечләр ясау буенча Айсылу Якушева осталык дәресе үткәрде, шулай ук аларны сатып алучылар да күп булды.

Әлеге чара республиканың Халыклар дуслыгы йорты, “Атайсал” мәдәният үзәге, “Өмет” социаль ярдәм күрсәтү фонды ярдәме белән оештырылды.
Күркәм чарага мәртәбәле кунаклар: Бөтендөнья татар кон­грессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессы әгъзасы, “Өмет” социаль ярдәм күрсәтү фонды президенты Венера Миңнебаева, республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, композитор, курайчы, “Башкортстан – курай иле” проекты авторы, Башкортстанның атказанган артисты Илнур Хәй­руллин, шулай ук Әфганстан, Чечен республикаларындагы хәрби хәрәкәтләрдә, Украинадагы махсус хәрби операциядә газиз улларын югалткан аналар чакырылды. Әйткәндәй, аларның барысы да диярлек Венера Галибай кызы җитәкчелегендәге социаль үзәк һәм фонд канаты астындалар. Шул ук вакытта олы кайгы кичереп тә, яшәргә көч тапкан өлкән яшьтәге аналар үзләре дә волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша һәм шундый ук хәлдә калган аналарга ярдәм күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге гала-концертта җыелган акча да махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм йөзеннән Уфа районының Авдон авыл биләмәсе хакимиятенә тапшырылды.
Гала-концертны Уфа райо­нының Дим бистәсендәге мәк­тәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гөлшат Хәл­иуллина алып барды һәм һәрбер катнашучыны сәхнәгә чакырыр алдыннан аның кыскача биографиясе белән таныштырды.

Әйе, бу көнне башкала сәх­нәсендә төрле һөнәр ияләре – укытучылар, пешекчеләр, тәр­биячеләр, инженер, газчы, тимер юл эшчеләре дә бар иде. Ә бер апа 30 ел буе электрчы булып эшләгән. Кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, җыр аларның гомерлек юлдашы булып кала. Әйе, алар зур сәхнәләрдә еш җыр­ламый, шуңа әлеге чара алар өчен олы бәйрәмгә әверелде. Күңелендәге илаһи моңнарын, матур җырларын, зур сәхнәгә күтәрелеп, үзләрен ихлас тың­ларга килгән тамашачыларга бүләк итә алдылар. Проектның авторлары да гала-концертны шушы талантлы шәхесләрне башкалар белән якыннан таныштыру, халык сәнгатен популярлаштыру, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрергә карар иткән иде. Димәк, бу ике як өчен дә бик отышлы булды. Шул ук вакытта әлеге концертны тамаша кылучылар да онытылмас тәэссоратлар алды, рухи ризык белән “сыйланды”.
Шул ук вакытта авторлар, концерт бераз үзенчәлекле булсын өчен, аңа бәйге төсмере дә кертте. Гала-концертта катнашучылар өч номинациядә билгеләнде.
“Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!” проектының иң беренче кунагы – Филүс Шәңгәрәев. Автор-башкаручы тумышы белән Караидел районының Сәет авылыннан. Газ оешмасында эшләсә дә, иҗатка да вакыты кала – бүгенге көндә аның 20дән артык җыры дөнья күргән, әлеге вакытта яңа әсәрләр өстендә эшли.
Римма Нәбиева – үзешчән башкаручылар арасында оештырылган “Юлдаш җыры” ачык республика конкурсы лауреаты, Башкортстанның мәгариф алдынгысы, милләтне туплау, башкорт телен, мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен “Ал да нур чәч халкыңа” медале иясе, Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназия-интернатының югары категорияле тәрбиячесе. Катнашу­чыларның һәрберсе – үзен­чәлекле, күпкырлы талант иясе. Фәнисә Зарипова, Лилия Хәмитова, Зөлфирә Гайнетдинова, Римма Фәрхетдинова, Нәфисә Шәңгәрәева, Зәлия Зиннәтуллина, Рәмзия Йосыпова, Эльза Абсаттарова, Галия Язданова, Алла Гыйльманова, 84 яшьлек Милә апа Якупова тормышын сәхнә белән бәйләмәсәләр дә, җыр – аларның гомерлек юлдашы. “Халык күңелен яулаган иң яхшы тапшыру” номинациясендә Гран-прига Галия Язданова ия булды. Әйткәндәй, аның моңлы тавышын радио дулкыннарында да еш ишетергә мөмкин. Өч бала анасы үзенең яраткан шөгыле өчен дә вакыт таба.

“Багышладым сиңа җырымны” номинациясендә “Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!” тапшыруына махсус багышлап җыр язарга кирәк иде. Бу биремне Фәнисә Зарипова бик оста башкарып чыкты. Әйткәндәй, гала-концерт проект авторлары башкаруында шул җыр белән башланып китте.

Шулай ук “Бәйләнештә”ге төркем­дә язмыш турында шигырьләргә конкурс игълан ителгән иде. “Язмышым дулкыннары” бәйгесендә катнашучылар бик күп булды, ә иң яхшы шигырь авторы — Финаис Казыйханов, бу номинациядә Гран-при яулап, махсус бүләк алды. Кыскасы, бу көнне беркем дә бүләксез калмады – чараның иганәчесе Венера Миңнебаева һәм проектның авторлары барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Конкурсантлардан тыш, кунакларның чыгышлары да эчтәлекле булды. Илнур Хәйрул­линның курай моңнарын залда утыручылар тын калып тыңлады. Уфа шәһәренең “Нәүруз” вокал ансамбле, “Йолдызлы юл” бию студиясе (җитәкчеләре – Лилия Мөхәм­мәдиева), Уфа районының “Авдон моңнары” башкорт ансамбле, “Аваз” балалар ансамбле (җитәкчеләре Зәлия Заһидул­лина), Башкорт дәүләт филармониясе каршындагы вокал түгәрәгендә шөгыльләнүче Яс­минә Мөхәммәдиева һәм Уфа шәһәренең Нәсимә Тимерова җитәкчелегендәге “Аваз” башкорт фольклор ансамбле үзләренең чагу чыгышлары белән чараны бизәде.

Күпме язмышлар белән таныштык бу көнне. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның барысы да нәрсә өчен язмышына рәхмәтле булып яшәве хакында сөйләде. Әйе, алар яраткан эшен башкара, яраткан мавыгулары бар, гаилә, балалар бәхетендә йөзәләр. Кешегә бәхетле булу өчен күп тә кирәкми бит. “Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!” тапшыруының геройлары да — булганына шөкер итеп, рәхмәтле булып яши белүче соклангыч һәм искиткеч талантлы кешеләр.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас