Ризван Хәкимов – татар-башкорт эстрадасында үз урынын, үз тамашачысын тапкан, үз җырчылары булган танылган композитор, автор-башкаручы. Ул – тыйнаклыгы, әдәплелеге, сабырлыгы, үзгә моңы, берсеннән-берсе матур һәм моңлы җырлары белән миллионлаган күңелләрне әсир иткән шәхес.
Ризван Галимҗан улы 1954 елның 26 декабрендә Дүртөйле районының Исмаел авылында туган. Балачактан ук җыр-моңга тартыла, баянда уйнарга өйрәнә.
Булачак тормыш юлдашы Нәфисә дә шул ук районның Баргызбаш авылында туып-үсә. Язмыш аларны Нәфисә Уфадагы музыка-педагогия училищесын тәмамлап, Исмаелга эшкә кайткач очраштыра. Яшь, чибәр, сәләтле егет белән кыз бер-берсен күргәч тә гашыйк булалар һәм ике елдан өйләнешәләр. Озакламый кызлары Илнара белән Альбина дөньяга килә.
Зур сәхнәгә чыгу, сәнгатькә якынрак булу теләге белән гаилә 1982 елда Уфага күченә. Хәкимовлар икесе дә Башкорт дәүләт университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Максатчан яшьләр укый да, эшли дә, иҗат белән дә шөгыльләнә. “Дөньядагы бер генә танышу да юкка булмый”, дигәннәре хак сүз. БДУга укырга кергәч, алар шагыйрь Рамил Чурагулов белән таныша. Нәтиҗәдә, бик күп җырлар языла. Танышлар, дуслар даирәсе арткач, Гөлфия Юнысова, Әнгам Атнабаев, Якуп Колмый, Шәриф Биккол, Абдулхак Игебаев, Роберт Миңнуллин, Марат Кәбиров белән иҗади хезмәттәшлек ярала. Бу иҗади дуслык бәрәкәтле һәм җимешле була.
Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның исемнәре сәхнә мәйданында сиксәненче еллар ахырында яңгырый башлый. Алар үзләренең беренче әсәрләре белән үк халкыбыз күңелен яулап ала. “Елама, ярсыма”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз” җырлары бик тиз арада популяр булып китә, аларны халык яратып кабул итә. Татар һәм башкорт эстрадасының иң затлы җырчылары Ризван Хәкимовның җырларын үз репертуарына кертә. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм башкаларның репертуарында Хәкимовларның җырлары төп урынны ала.
Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар җитәкләгән “Могҗиза” эстрада төркеме илебез буйлап үз моңнарын, җырларын тарата һәм иң күп тамашачы җыючыларның берсе була. Тик 2002 елда Нәфисә фаҗигале рәвештә һәлак була. Бу автоһәлакәттә Ризван Хәкимов та авыр тән җәрәхәтләре ала. Язмышның авыр сынавыннан соң күпләр аны сәхнәгә яңадан аяк басмас, дип уйлый. Тик алар ялгыша: Ризван Хәкимов сөекле җәмәгате истәлегенә “Нәфисә” эстрада-җыр театры төзи һәм янә сәхнәгә чыга. Ул, шулай итеп, сөеклесенең исемен мәңгеләштерә.
Ризван Хәкимовның популярлыгы, аның феномены нәрсәдә соң?
Беренчедән – һичшиксез, Ходайдан бирелгән сәләтендә. Икенчедән – заман сулышын тоя белүдә, өченчедән – халыкчан һәм гади булуында. Моның дәлиле итеп беренчеләрдән булып язылган “Елама, ярсыма” җырын гына алыйк. Шушы җыры белән ул үзе дә сәхнәгә күтәрелгән. Бу җырны беренчеләрдән булып Фәдис Ганиев башкарган, аннан соң бик күпләр аны үз репертуарына алган. Соңгы елларда популяр җырчы Радик Юлъякшин аны яңача стильдә башкара. Димәк, бу җырны инде менә берничә буын җырчылары башкара, ул һаман хит-парадларның иң югары баскычын били. Бу инде бик күпне аңлата.
Ризван Хәкимов — яшь, сәләтле егет-кызларны үз канаты астына алып, зур сәхнәгә чыгаручы да.
– Сәхнәгә күтәрелеп, үз сәләтеңне башкаларга күрсәтү – бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Монда, сәләттән тыш, сабырлык, тырышлык, максатчанлык булуы да мөһим. Чын талантларны күрә белеп, аларга юл ярырга кирәк. “Үз сәләтен күрсәтеп, сәхнәгә үзе менсен!” – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әмма бу дөрес түгел. Без яшьләргә ярдәм итәргә тиеш. Шуның өчен ел саен кастинг үткәреп торабыз. Сәләтле булудан тыш, барлык көчен, күңелен, булмышын биреп эшләргә омтылучыларны сайлап алабыз. Быел Радмир Туйсин белән эшлибез, – ди бик күпләрнең остазы, сәхнәгә юл яручы Ризван Галимҗан улы.
– Җырларымны халык бик тиз яратып кабул итә. Шуңа күрә дә мин халкыма рәхмәтлемен. Җырларымны халык яраткан җырчылар башкаруы белән дә мин бәхетле. Иҗатым хәзер дә дәвам итә, җырлар язылып тора, – диде Ризван абый.
Ризван абый быелгы юбилеен концертларга әзерләнеп каршы ала.
Алар киләсе елның февраль аена билгеләнгән. Беренче концерты туган ягы Дүртөйледә 14 февральдә булачак. Аннары 15 февральдә – Яр Чаллыда, 18 февральдә – Уфада, 20 февральдә Казанда узачак. Әлеге концертларында Ризван Хәкимовның иҗатташ дуслары, ул зур сәхнәгә чыгарган һәм хәзер үзләре дә татар-башкорт эстрадасында йолдыз булып балкучы җырчылар катнашачак.
“Кызыл таң” гәзитенең якын дусты Ризван Галимҗан улын гомер бәйрәме белән ихлас котлап, аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат чишмәсенең киләчәктә дә ургылып агып торуын, яңадан-яңа җырлар иҗат итүен телибез!
Зөһрә ИСЛАМОВА.