+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2024, 02:10

"Менә ул көн килеп җитте"

 Татарстанның халык артисты исемен алган Ришат Төхвәтуллинның тыңлаучыларына әйтер сүзләре бар.  

"Менә ул көн килеп җитте""Менә ул көн килеп җитте"
"Менә ул көн килеп җитте"

«Зур шатлыгымны сезнең белән уртаклашасым килә. Бу казаныш – сезнең ярату һәм миңа булган ышанычыгыз нәтиҗәсе. Бу исем – халык алдында зур җаваплылык. Якын итүегез, һәрдаим илһамландырып торуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!"

Ришат, шулай ук,  Татарстан республикасы җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдергән. Иҗатына карата булган игътибарлары яңа казанышларга рухландыра һәм камиллеккә омтылырга ярдәм итә, дигән.

"Рәхмәтемнең иң зурысы Аллаһыма, мине якты дөньяга тудырган әти-әниләремә! Аерым рәхмәтем иҗатымның катлаулы мизгелләрендә дә мине хуплаудан арымаган сөекле тормыш иптәшемә һәм дусларыма.

2015 елда дустым Айратның: «Син, һичшиксез, халык артисты булачаксың. Бер шигем юк», – дигән сүзләре алга таба иҗат итәргә зур этәргеч булган иде. Менә ул көн килеп җитте.

Мин үз өстемдә һәм иҗатымны үстерү юнәлешендә эшләвемне дәвам итәргә, сезнең өметләрегезне акларга һәм мине хуплаучыларга шатлык китерергә вәгъдә бирәм. Тамашачым белән үткәргән һәр мизгелем кадерле. Алда безне тагын бик күп якты мизгелләр һәм уртак уңышлар көтсен иде. Амин!

Зур ихтирам һәм ярату белән, Ришат Төхвәтуллин!» – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Афәрин,  яңадан яңа уңышлар юлдаш булсын!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас