+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 декабрь 2024, 10:45

Бәйрәм чаралары уза һәм узачак!

28 декабрьдә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады.

Бәйрәм чаралары уза һәм узачак!Бәйрәм чаралары уза һәм узачак!
Бәйрәм чаралары уза һәм узачак!


"Бер зур республика афишасын булдыру максатыннан без «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталында барлык чараларны җыйдык: Яңа ел календарена 28 меңнән артык чара кертелгән, караулар саны инде 5000нән артык. Бүгенге көндә 12 меңнән артык чара үткәрелгән, аларны 1 миллион тамашачы караган.
25 декабрьдә «Башкортостан» дәүләт концертлар залында Башкортстан Республикасы Башлыгы чыршысы булды. Шулай ук безнең барлык театр һәм концерт оешмалары көн саен 2-3шәр чара үткәрә, аларга ихтыяҗ зур.
Кинотеатрларда 2000гә якын сеанс планлаштырылган. Быел безнең шатлыгыбыз зур: Аскын, Бакалы, Нуриман, Миякә районнарында тагын биш кинотеатр ачылды, аларда киносеанслар бара.
Шулай ук барлык ремонтланган учреждениеләр дә кунакларны кабул итәчәк, чаралар планлаштырылган инде. Мәсәлән, Дүртөйле районының Турбәк авылында беренче модульле клуб ачылган, бәйрәм чаралары да узган һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә дә булачак.
Барлык мәдәният учреждениеләре дә махсус график буенча эшли, барлык категория кешеләребезне колачлау өчен юллар планлаштырылган, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр янына, интернат-мәктәпләргә бару булды инде.
Өстәмә чаралар мәдәният учреждениеләре булмаган урыннарда үткәреләчәк, безнең 11 автоклуб һәм 9 библиобус тоташтырылган. Барлык китапханәләр, музейлар да ачык һәм чаралар үткәрәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык мәдәният учреждениеләрендә дә Яңа елга чаралар бар, һәм алар белән «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталында яңа ел календаре белән танышырга мөмкин", - диде Әминә Шәфыйкова.

Фото: Олег Яровиков


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас