Ул 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Керү бушлай.
Илдар Арәф улының картиналары «Күңгәр-буга», «Алпамыш» һәм «Кузыйкөрпәс белән Маянсылу» башкорт эпослары мотивлары буенча эшләнгән.
Илдар Ганиев - Русия Рәссамнар берлеге һәм Көньяк Башкортстан рәссамнары ассоциациясе әгъзасы. Күп бүләкләр лауреаты, шул исәптән «УРАЛ-ГРАФО» икенче ачык Бөтенрусия графика биеннале-фестиваленең алтын дипломы һәм Русия Рәссамнар берлеге премиясе иясе.
Музей эшлеклесе һәм «Тура-хан» этнохудожество симпозиумы кураторы, идея авторы.
"Китап" кибете Уфаның Ленин урамы, 26 адресы буенча урнашкан.