+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 гыйнвар 2025, 10:45

45 яшь тулган булыр иде

Илгиз Әбдракыйпов социаль челтәрләрдә  хатыны Вәсилә Фәттахованы искә алган.

45 яшь тулган булыр иде
45 яшь тулган булыр иде

Вәсилә Фәттахова 2016 елда, бәби тапканда вафат булды. Аның ике баласы - Кәрим белән Камилә әнисез калды.

 31 декабрьдә яраткан җырчыбызга 45 яшь тулган булыр иде.   Илгиз Әбдракыйпов социаль челтәрләргә хатынының фотосын урнаштырган.  Сүзләр язып тормаган, фото янында йөрәк рәсеме генә балкып тора. Бу - аның хатынын һаман яратуы, онытмавы билгесе. 

Илгиз Әбдракыйпов  җәен тагын бер тапкыр бәхетен сынап караган иде:  ул Лия исемле ханым белән туй уздырды. Алар 1 ай гына яшәделәр һәм бик гаугалы аерылыштылар.   

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас