+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 гыйнвар 2025, 08:20

Татар киленнәре нинди булырга тиеш?

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова киңәшләренә колак салыйк әле. Килешәсезме?

Татар киленнәре нинди булырга тиеш?
Татар киленнәре нинди булырга тиеш?
«Татар килене, иң беренче чиратта, үзенең ирен яратырга тиеш. Икенче чиратта, нык тәмле итеп ашарга пешерергә тиеш. Өченче чиратта, күп сөйләнмәскә тиеш», – дип сөйли артист видеода.
 
"Татар киленнәре бармы монда? Өченче пунктны үтисезме? Әллә киресенчә килеп чыгамы?" - дип язган Гүзәл видео астына. 

Бу киңәшләргә карата төрле комментарийлар калдырганнар. «Хатын-кыз беркемгә, берни тиеш түгел», «Кирәк чакта үз сүзен әйтә белергә тиеш» дигән фикерләр еш очрый.

«Күп сөйләнмичә булмый, әмма ашарга тәмле пешерәм һәм иремне яратам», – дип язган берсе.

«Дөрес әйтәсез, кызганыч, хәзер андый киленнәр сирәк. Тыйнаклык бетә башлады», – дигән Илнар Баязитов. Аңа җавап итеп «Эзләгән – табар, ди», – дип комментарий калдырган Уразова. "Күбрәк яхшы булган саен башка менеп утыра ирләр. Үзеңне яратырга кирәк",  диючеләр дә бар. 

Фото: җырчының шәхси битеннән

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас