-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әнвәрне яла ягуда гаеплиләр

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевны Чишмәнең полиция бүлегенә чакырганнар.

Әнвәрне яла ягуда гаеплиләр
Әнвәрне яла ягуда гаеплиләр
Аның өстеннән инде өченче тапкыр яла ягу һәм намусны пычрату турында гариза биргәннәр. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьне Вадим Латыйповның хатыны язган, Латыйповның гаебе белән коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә җырчының сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган иде. Исегезгә төшерәбез, суд карары буенча ир хәзер колониядә җәза срогы үтә. Ул 7 ел утырачак.

Гариза өчен сәбәп Әнвәр Нургалиевның интервьюсы булган, анда ул Латыйповны куркак һәм җинаятьче дип атаган. Җырчы үзе аңлатканча, ул үзенең шәхси фикерен әйткән.

"Мин бер генә нәрсәне әйтәм: суд хөкем чыгарды, ул гаепле дип табылды. Һәм шуның белән бетте", - ди ул.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: