+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 гыйнвар 2025, 13:00

"Мин - бәхетле бала"

Алсу әтисен туган көне белән котлаган.

"Мин - бәхетле бала"
"Мин - бәхетле бала"
Русиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Рәлиф Сафинга 71 яшь тулган. Бу вакыйга белән аны күпсанлы балалары һәм оныклары котлаган.

"Бүген минем яраткан әтиемнең туган көне. Әйдәгез аңа ныклы сәламәтлек һәм озын бәхетле гомер телик. Аның дүрт баласы һәм 15 оныгы бар, ә ул безнең берәү генә! Чиксез яратабыз", - дип язган Алсу үзенең социаль челтәрдәге битендә һәм фотолар урнаштырган.

Котлауларга йолдызның язылучылары да кушылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә әтисе Алсуга Русия шоу-бизнесында уңышлы карьера төзергә ярдәм итте. "Карьерасының башлангыч этабында мин аңа, әлбәттә, шул исәптән, акча белән дә ярдәм иттем, әмма күбрәк — оештыру ягыннан. Эшләрне ничек дөрес алып барырга, авторлык хокукларын ничек якларга, салымнарны ничек түләргә өйрәттем", - дип сөйләде Сафин.

Алсу әти-әнисе белән бергә төшкән фотоларын еш бастырмый, әмма алар турында һәрвакыт ихтирам белән сөйли. Булачак йолдыз традицион татар гаиләсендә үсә һәм һәрвакыт «әти кызы» булуын яшерми. Җырчы күп тапкырлар әтисенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас