Чагу Яңа ел бәйрәме 292 үзенчәлекле баланы җыячак. Ул инвалид балалар, республика районнарыннан килгән СВОда катнашучы һәм мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен оештырыла. Катнашучыларны бай программа көтә: фотозоналар, аквагрим, әкият персонажлары белән аралашу, Кыш бабай һәм Карсылу белән очрашу, «Щелкунчик» спектаклен карау. Яшь катнашучыларга хәйриячеләрдән бүләкләр тапшырылачак.
Фото: Зөһрә Исламова