Узган ел ахырында Уфада “Нур” татар дәүләт театры бинасында Башкортстан халыклары сәнгатенең “Азамат-2024” XII республика яшьләр форумы үтте. Күпмилләтле республикабызда яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм милләтара татулыгын ныгытуга юнәлтелгән фестивальдә вокаль, бию, инструменталь, ялгыз һәм иҗат коллективлары башкаруында Башкортстан халыклары сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Чакмагыш авылы балалар сәнгать мәктәбе укучылары да анда катнашып, чираттагы тапкыр үзләренең осталыгын күрсәтте.
Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендәге “Дуслык” фольклор-хореография ансамбле “Биеп күңел ачабыз” дигән татар биюен башкарып, иң югары баскычны яулады. Ә Дарина Мәкъсүтова “Тыпырдык” башкорт биюен башкарып, икенче урынга чыкты.
Талантлы хореограф Эльза Әхмәт кызының үз эшен яратып башкаруы һәм максатчанлыгы нәтиҗәсе буларак, “Дуслык” күптән түгел Уфада узган “Башкортстан йолдызлары” күп жанрлы конкурста да үз талантын күрсәтеп, уңышларга ирешкән иде. Әлеге иҗат бәйгесе барлык катнашучылар һәм тамашачыларда матур хисләр һәм якты тәэссоратлар калдырды. Конкурс һәр чыгышы белән югары осталык һәм креативлык күрсәтүче бик күп талантлы коллективларны җыйды. Жюри катгый, әмма гадел булды. “Дуслык” ансамбле анда “Задорная” мари биюен башкарып, искиткеч дәрт һәм иҗади осталык күрсәтеп, Гран-при яулады. Бу уңыш — ансамбльдә катнашучыларның һәм аларның җитәкчесенең армый-талмый башкарган хезмәте нәтиҗәсе.
“Балаларыбызны бию дөньясына алып кереп, аларның талантына ышануыгыз, җиңү шатлыгын тоярга мөмкинлек бирүегез өчен Эльза Әхмәт кызына һәм сыйныф җитәкчеләребезгә әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә яңа җиңүләр, иҗади уңышлар телибез”, – ди зур хөрмәт белән әлеге ансамбльгә йөрүче балаларның әти-әниләре.
Әлбәттә, мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләр балалар өчен иҗатка, сәнгатькә илһам бирә. Әлеге җиңүләр аларны яңадан-яңа уңышларга, казанышларга канатландырсын һәм рухландырсын!
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.