Җәйге урманда пар сандугач җырын ишеткәнегез бармы сезнең? Менә башлап җырлаучы үзенең парын чакырып аваз сала, аңа ерактан җавап ишетелә, аны тыны белән тартып алырдай булып көткән былбыл шат җыр башлый, икенчесе аңа кушылып, ике йөрәк сөю җырына кушылып тибә, тирә-якка якты моң тарала. Нинди камиллек, күпме хис, мең төстән коелган нур анда!
Сагыш сары димә,
Гомер буе янып көймә.
Кабат уйный нурлар,
Ага ташкын сулар.
Үтте салкын кышлар,
Үтте давыл бураннары,
Безгә гашыйк язлар,
Ярга сыймый дулкыннары.
Агым сулар кире акмый,
Узган гомер кире кайтмый,
Мәхәббәт яңадан туа,
Күңелгә нур тула.
Илфак Смаков белән Асия Смакова башкарган “Танго”ны хәтерләтә бу пар сандугач җыры. Узган гасырның сиксәненче елларында Башкортстан сәхнәсенә ярсу ташкын булып килеп кергән бу әсәр ике җырчының беренче дуэты була. Бүген без Башкортстанның халык артисты Асия Смакова белән шул елларга кабат әйләнеп кайтабыз.
– Асия апа, Илфак абый белән сезне шушы җыр кавыштырды дияргә буламы?
– Уран Кинҗәбулатов шигыренә Айрат Кәримов иҗат иткән бу җырны 1982 елдан соң яздырдык дип хәтерлим. Илфакка җырларны күпләп бирәләр, әмма ул аларны бик сайлап, иң-иңнәрен генә ала торган иде. Мин дә 1982 елдан Илфак җитәкчелегендә эстрада бригадасында эшли башлагач, аның ноталары арасыннан үземә җыр сайлап утырганда Айрат Кәримов язган “Кайгырма” дип аталган җырга тап булдым. Ул бик ошады һәм мин аны Илфакка җырлап күрсәттем, ике тавышка язылган бу җыр аңа да бик ошады. “Танго” – чыннан да безнең тәүге дуэтыбыз булды. Аны без Редик Фәсхетдинов баянына кушылып башкардык. Илфак белән алар тормышта да, иҗатта да дуслар булды. Алар – искиткеч талантлы иҗатчылар, тотынганнар икән, җырның билгелелек алачагына шик юк. Өстәвенә, шундый үзенчәлекле яңа ритмда бию көенә
язылган җырның. Ул башта “Кайгырма” дип атала иде. Илфак белән без “Язгы хисләр” дип исемләдек, аны еш кына “Танго” дип тә игълан итә торганнар иде. Җырның авторлары да, тамашачы да аны бик яратып кабул итте. Әмма безне кавыштырган җыр башка иде...
– Ничек таныштыгыз, кавыштыгыз сез?
– Мин филармониягә хор капелласына эшкә килгәндә, Илфак анда эшли, исеме җыр сөючеләр арасында популяр, халык яратуына күмелгән иде инде. Капелла чыгышын тыңларга килгән коллегалар арасында ул да бар, миңа игътибар итүен күрсәм дә, моны дуслык дип кабул итә идем. Илфак белән аралашкан саен аның кешелеклелек сыйфатлары ачыла, минем өчен ул көннән-көн матуррак күренә бара иде. Шундый танылу алган җырчы булса да, кеше буларак ул бик гади, игелекле, дөреслек яратучы, хезмәт сөючән һәм юмарт иде. Башкаларда да ул гадел, намуслы, үз эшенә бирелгәнлек кебек сыйфатларга өстенлек бирде. Кеше турында беркайчан да начар сөйләп йөрмәде, әмма үз фикерен, директоргамы ул, хезмәттәшләренәме, якыннарынамы, ярып әйтә, әлбәттә, бу барысына да ошамый иде. Ә Илфак ошарга тырышып та бармый иде. Бу хакта республикада идеология өчен җавап бирүче күренекле шәхес Таһир Ахунҗанов болай дип сөйләгән иде: “Миңа күп артистлар белән аралашырга туры килде. Алар арасында әләкчеләр дә бар иде. Алар миңа килгәндә теләсә кайсы артист турында ямьсез итеп сөйләп, минем алда аның абруен төшерергә тырыша. Андыйлардан аермалы буларак, Илфак Смаков чын кеше, чын җырчы булды”.
– Сезне кавыштырган җыр турында...
– Әйе, бервакыт Илфак телевидениегә җыр яздырганда минем үз янында басып торуны сорады. Мин каушап калдым, телевизордан күренүдән оялып, моннан баш тарттым. Ә ул: “Әгәр син катнашмасаң, съемка булмаячак”, – диде. Телевидение программасына кергән җырны яздырмыйча булмый бит инде! Ризалашырга туры килде. Әмма мин үземне ерактан гына төшерүләрен сорадым.
1977 елның көзге чуак бер көнендә Черниковкадагы Җиңү паркына телевидениегә язылырга бардык. Көн кояшлы булса да, суык кына, мин кара кызыл киҗе-мамык күлмәктә идем. Дулкынланудан аның төсе биткә дә күчкәндәй тоелды.
Әмма Илфак җырлап җибәргәч, барысы да онытылды. Мин инде безгә борылган камераларны да, олы кызыл баянын күтәргән Редик Фәсхетдиновны да күрми идем. Бары тик Илфакны гына ишетәм, аны гына күрәм... Менә ул тыныч, ышанычлы адымнар белән миңа таба килә, менә мин басып торган чатыр янына туктады.
Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Йолдызларда минем эшем юк.
Сине тагын мин бер күрәм әле,
Синнән башка сөяр кешем юк.
Юк, юк…
Әлеге җыр белән ул күңелендәге бар халәтен ачып салды. Анда әрнеше дә, сагышы да, мәхәббәте дә, өмете дә бар иде.
Менә ул җырлап бетерде, акрын гына минем янга килде дә: “Сиңа тагын мин бер генә түгел, мең киләм әле, гомерлеккә киләм!” – диде.
– Шундый романтик булган икән безнең Илфак абый!
– Әйе, дуслашып йөргәндә үк ул һәр очрашуны бәхетле мизгелләргә күмә иде. Һәрвакыт чәчәкләр, башлыча, розалар бүләк итә, яз көне бер кочак сирень белән килә иде. Һәрвакыт бәйрәмнәр белән котлый, затлы конфетлар бүләк итә, ә теләкләрен мотлак открыткага яза. Ял көннәрендә мине Мәскәү артистлары концертына, яисә “Родина” кинотеатрына чакыра, анда күбрәк үзебезнең илдә төшерелгән фильмнар карыйбыз, соңыннан сәнгать турында сөйләшеп урамнар гизә идек. Ул бик тирән белемле кеше булганлыктан, аның белән сөйләшү һәрвакыт кызыклы иде.
– Гаилә корып яши башлагач көнкүреш мәсьәләләре мәхәббәт романтикасын сүндерергә тырышып карамадымы соң?
– Без 1978 елда өйләнештек, мин Асия Смакова булдым. Бер ел дигәндә безгә яңа фатир бирделәр, 1979 елда кызыбыз Айсылу туды – тормыш яңа төсләр белән балкып китте. Айсылу үсә төшкәч, мин үз эшемә, Башкорт дәүләт академия хор капелласына әйләнеп кайттым. Әмма ирем белән икебез ике коллективта эшләү авыррак иде. Илфак миңа үзенең бригадасында солистка урынын тәкъдим итте. Унөч ел хезмәт салган капелладан китү читен булса да, бергә эшләү кулайрак иде. Шулай итеп, мин 1982 елда академия хор капелласыннан эстрадага күчтем.
Илфак минем өчен ирем генә түгел, дустым, укытучым, сәхнә юлдашым, иҗатым өчен җан атып торган кешем булды. Аны иртә югалтуны бик авыр кичердем. Башкача сәхнәгә чыга алмам дигән уйлар да килде. Әмма туганнарым, якташларым, дуслар, коллегаларым ярдәме белән сәхнәгә яңадан чыга алдым. Илфак салган якты иҗат юлын дәвам итәргә, аның исемен мәңгеләштерүгә бөтен көчемне салырга тырыштым. Чөнки, остазы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазина сүзләре белән әйткәндә: “Илфак Смаков – гасыр җырчысы! Кабатланмас җырчы! Аның кебек бөек сәләтләр бик сирәк туа. Югарыдан, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән кебек ул. Ә йолдызлар белән чагыштырганда, Илфак – кояш, мәңге сүнмәс кояш! Андый пландагы икенче җырчы бездә әлегә юк”.
– Чыннан да, Илфак Смаков исеме халыкта үлемсез. Туган авылы Рапаттагы Мәдәният йорты аның исемен йөртә, җырлары радио-телевидениедән яңгырап тора. Каберендәге һәйкәле дә үзенчәлекле диләр.
– Әйе, Илфакка мәңгелек — вакыт тәэсиренә бирешмәслек һәйкәл эшләтеп куясым килә иде. Танышларымнан сораша торгач, мин күренекле скульптор Зилфәт Басыйровны барып таптым.
Зилфәт Рәүф улы Илфакның барлык фоторәсемнәрен алып килергә кушты. Аның җырчы, зур шәхес буларак характерын өйрәнде, эскизлар эшләде. “Ә нинди таш ныграк була, озаграк саклана? Гранитмы, әллә мәрмәрме?” – дигән соравыма: “Гранит”, – дип җавап бирде.
1995 елның язында остаханәгә Учалыдан гранит кайтарылды. Гранит стелага Илфакның репертуарыннан Габдулла Тукай сүзләренә халык җыры “Тәфтиләү”нең бер куплетын яздырырга теләвемне дә хуплады Зилфәт Рәүф улы.
“И, мөкаддәс, моңлы сазым,
уйнадың син ник биз аз?
Син сынасың, мин сүнәмен –
аерылабыз ахрысы”.
Һәйкәл әзер булгач, без оста – Рәис Рәхим улы Сөләйманов һәм аның ярдәмчеләре белән Рапатка аны урнаштырырга кайттык. Зираттагы эшләр тәмамланганнан соң, без авылны чыгып, Уфа юлына борылгач та, кояшлы аяз кичтә коеп яңгыр ява башлады. Гүя табигать тә, өч көн буе яңгыр яудырмыйча, Илфакка һәйкәл куйганны көтте.
Соңыннан һәйкәлне ачарга бер төркем сәнгать әһелләре белән яңадан Рапатка кайттык,
...Табигатьнең кодрәте зур. Илфак Смаков кебек җырчылар тууы да – аның көче. Табигый таланты, гаҗәеп кешелеклелек сыйфатлары мәшһүр җырчының исемен үлемсез итә. Тууына 85 ел тулган көннәрдә без Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковны кадерләп, зурлап искә алабыз һәм, укучыларыбызга күңелен ачканы өчен, Башкортстанның халык артисты, легендар Асия Смаковага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Резида ВӘЛИТОВА.