+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2025, 02:15

Сабировларда хәзер Сабирҗан да яши

 Данир Сабировның гаиләсе бу көннәрдә шатлыклы мәшәкатьләр белән мәшгуль. 

Сабировларда хәзер Сабирҗан да яшиСабировларда хәзер Сабирҗан да яши
Сабировларда хәзер Сабирҗан да яши
Алар кызлары Даниянең туган көненә эт бүләк иткән. Бу  Даниянең иң зур хыялы булган. Бәләкәй генә матур йонтач эт зур тартмага салынган иде. Даниянең ничек шатлануын үз күзләребез белән күрдек. Әлеге токымлы эт өйдә яшәячәк. Бу хакта Данир тегеграм-каналында хәбәр итте. 

"Дания үз ягына бик хәйләкәр... Бу җитди адымга ул мине (как-никак, «каблук» булсам да, мин – гаилә башлыгы) күптәннән әзерли башлады. Йортта эт тотарга барысы да каршы булды: бабай да, теща да, Гөлия апа да. Янәсе, мөселманнарга өйдә эт тотарга ярамый. Ну, беләсезме, бу җан иясе минем өчен песи кебек. Эткә охшамаган бит инде?! Эт минем өчен – ул Кемаль. Моның исеме генә эт, ә чынлыкта ул – песи. Кәшифәне (песиләре) ни өчен өйгә кертмибез? Чөнки йоны коела. Ә менә бу «котопёс»ныкы коелмый. Мин аның турында күп укыдым, өйрәндем".

Этне Нижгар якларыннан алып кайтканнар. "Җан" дип татар исемен кушканнар. Данир аны "Сабирҗан" дип атый, үзбәкчә "Собыржон" була инде.
 

"Төкле аягың белән, Сабирҗан! Дус гаиләгә рәхим ит! Без монда милләтләргә дә бүленмибез, бар диннәрне дә ихтирам итәбез! Сине, «мишәр» дип, бер кеше дә рәнҗетмәс. Олы этебез немец токымлы булуына карамастан, татарлашты.

Сабирҗан! Син дә Кемаль абыең кебек тәртипле, тәрбияле булырсың, дип ышанабыз. Кәшифә апаңнан үрнәк алма, эгоист булма. Ул шундый булганы өчен прихожийда яши. Иң яхшысы, аңа күренмә: холкы «непредсказуемый».

Бар да яхшы булачак! Бергә яшик, бергә торыйк!

Кыскасы: сөелгәннәр сөюдә сөюеннән сөелеп сөелсен», – дип яза Данир.

 

Фото: артистның шәхси битеннән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас