Җырчыны социаль челтәрләрдә улы Рөстәм Фәтхетдинов та котлаган:
«Минем тормышымда төп ике ир кеше бар, алар - минем әтием һәм улым.
Бүген - әтиемнең туган көне! Әтием – син иң яхшысы! Безнең өчен барысын да эшлисең! Мин сине яратам», – дип яза ул үзенең сторисларында.
"Аның кебек халык яраткан һәм заллар җыйган артистлар 100 елга бер тапкыр туа. Салаватның үз энергетикасы, харизмасы, сине үзенә тарта торган магниты бар. Аның сәләте көчле, таланты Аллаһ тарафыннан бирелгән", - дип белдерә бүген халык артисты турында коллегалары. Туган көнен җырчы гаиләсе белән түгел, ә «Уфа-Арена»да меңләгән җанатарлары белән үткәрә, алар өчен ул юбилей концертын оештырган.
Җырчыны туган көне белән без дә котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын!