Бу хакта ул видеосында хәбәр итә. "Ялларда бозылып беттем. Кипкән тараканнарга заказ бирдем", - ди җырчы.
- Заказ килде. Бу - букашка-таракашкалар. Балаларга заказать иткән идем, - ди ул пакетны ачып. Ә анда туп-тулы кипкән тараканнар. Тәмләп карагач, җырчы сыйны бик ошатуын белдерә.
"Исе конечно бик тәмле түгел. Ә тәме нормально, силостан тәмлерәк. Кечкенә чакта силос ашый идек әле рәхәтләнеп", - дип елмая җырчы.
Тагын бер пакетта нык борычлы "тәмнүшкә" дә килгән. Анысы үз чиратын көтә.
"Ашларыгыз тәмле булсын!" - дип хушлаша җырчы.
Фото: җырчының шәхси битеннән