Анда Индира белән Рөстәм Нәбиевлар да килгән иде. Җырчы алар янына килеп күреште һәм түбәндәгеләрне белдерде:
«Бик якын дустым килгән, сөйләшәбез, аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Мин аның белән бик кызыксынам. Иң көчле рухлы, иң сабыр егет янына барыйм әле. Рөстәм, син бөтен ирләргә, бөтен түгел инде, бик күп ирләргә үрнәк, терәк, чөнки кайбер ирләргә әйттең ни, әйтмәдең ни – файдасы юк», – дип, Салават Фәтхетдинов танылган блогерны кочаклап алды.
«Салават Зәкиевичның үз бәйрәмендә "Уфа-Арена"да, миңа ихтирам күрсәтеп, исемемне күтәрүе көтелмәгән хәл булды. Җитди, салкын канлы, әмма кешелекле һәм изге күңелле Салават Зәкиевич Фәтхетдинов», – дип язган блогер социаль челтәрләрдә.
Фото: Рөстәм Нәбиевның шәхси аккаунтыннан