Башкортстан Республикасында Яңа ел алдыннан мәдәният учреждениеләре белгечләре бик яхшы бүләк алды: 30 кеше 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә ия булды. Бу акчаларны алар торак шартларын яхшырту яки шәхси транспорт чарасы сатып алу өчен куллана ала. Бу хакта ЦУРдагы оператив киңәшмәдә Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сөйләде.
- Башкортстан Республикасы - Русия Федерациясендә «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә ашыра башлаган беренче төбәк. 2021 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республика авылларында һәм кече шәһәрләрендә эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә, - дип ассызыклады Әминә Шәфыйкова.
2021 елдан 2022 елга кадәр мәдәният хезмәткәрләре 500 мең сум күләмендә түләүгә дәгъва итә алган, ә 2023 елдан түләүләр суммасы 1 миллион сумга кадәр арткан. Бүлеп бирелгән акчаларның гомум суммасы бөтен чорда 105 миллион сум тәшкил иткән.
Программаны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 150 белгеч түләүләр алды: 2021 елда – 60 кеше, ә 2022 елдан – ел саен 30 кеше. Алар арасында 75 мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре, 63 балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, 4 китапханә хезмәткәре һәм 8 музей белгече бар.
Хәзерге вакытта республиканың мәдәният өлкәсендә 11 меңнән артык кеше 4 меңгә якын учреждениедә эшли. Алар арасында район һәм шәһәр мәдәният йортлары, мәдәни үсеш үзәкләре, авыл мәдәният йортлары, музей учреждениеләре, һәркем файдалана алырлык китапханәләр, балалар сәнгать мәктәпләре бар.
2024 елның декабрендә 28 муниципаль һәм 2 дәүләт мәдәният учреждениесеннән 30 белгеч түләүләр алды.
Алар арасында 18 мәдәни-ял итү учреждениеләре белгече, 9 балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, 3 музей белгече бар. Аларның 20се – югары, 10сы махсус урта белемле. Түләүләрне алучыларның уртача яше - 29 яшь, иң яшь ике белгечкә - 21 яшь.
- Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә белгечләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Гаризаларны сайлаганда комиссия беренче чиратта түбәндәге критерийларны исәпкә алган: белгечнең яше 35 яшькә кадәр; билгеләнгән үрнәктәге диплом белән расланган профильле белеме булу; 2021 елдан башлап 50 меңгә кадәр кеше яшәгән авылда яки кече шәһәрдә урнашкан учреждениегә эшкә урнашу; бер ставкага һәм аннан да күбрәккә эшкә урнашу, - дип сөйләде Башкортстан мәдәният министры.
Түләүләрне алучылар түләүне алганнан соң кимендә 5 ел эшләү һәм акчаларны максатчан тотуны үз өстенә ала.
2025 елдан «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы федераль бюджет хисабына киңәйтеләчәк. Бу авыл торак пунктларына 74 белгеч җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк (30 кеше – республика программасы хисабына, 44 кеше – федераль программада катнашу хисабына).
- Башкортстан Республикасы тәҗрибәсе федераль программаны эшләгәндә игътибарга алынды, дип билгеләп үтәм. Федераль программа торак пунктка барырга әзер булган белгечнең Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган вакантлы вазыйфалар исемлегеннән вакансияне мөстәкыйль сайлап алуын һәм бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алуга гариза бирүен күздә тота. Программаның үзенчәлеге - яшь буенча чикләүләр булмау һәм субсидияне тотуның юнәлеше булмау. Иң мөһиме үзгәрешсез кала — ул белгечнең үзе сайлаган мәдәният учреждениесендә биш ел эшләү бурычы, - дип нәтиҗә ясады Әминә Шәфыйкова.
Әминә Ивни кызы шулай ук билгеләп үткәнчә, «Авыл мәдәният хезмәткәре» - нәтиҗәле программа, ул бүгенге көндә кече торак пунктлардагы мәдәният учреждениеләре өчен кадрлар мәсьәләсен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Фото
Фото: Башинформ