+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 гыйнвар 2025, 06:25

“Милләтебезнең якты йолдызы”

Илеш районында “Суфиян Поварисов – яугир, галим, язучы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

“Милләтебезнең якты йолдызы”“Милләтебезнең якты йолдызы”
“Милләтебезнең якты йолдызы”

       Илеш районында туып-үскән шәхесләрнең исемнәрен барлау, аларны онытмау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан күп эш башкарыла. Былтыр филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан­ның халык язучысы, Илеш районының шәрәфле шәхесе Суфиян Поварисовның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар ел дәвамында барды. Чираттагысы Илеш районы үзәк китапханә­сендә “Суфиян Поварисов – яугир, галим, язучы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге саллы басманың авторы һәм төзүчесе ветеран журналист, Суфиян Поварисов исемендәге район әдәби премиясе лауреаты Гөлфинә Сәлимова булса, автордашы – филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов. Чараны Илеш районы үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.

       Алып баручы “Милләтебезнең якты бер йолдызы” дип аталган китап туен ачып җибәрү өчен сүзне Илеш районы хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек җитәкчесе Альбина Габдуллинага бирде.
       – 2024 ел районыбыз өчен аеруча истәлекле ел булды. Без данлыклы якташыбыз, бөек шәхесебез Суфиян Поварисовның 100 еллыгына багышланган чараларны ел дәвамында үткәрдек. Алар халык язучысының туган авылында, район үзәгендә һәм һәр авылда диярлек узды. Китап чыгару күп көч, тырышлык таләп итә. Гөлфинә Мирзаян кызы шушы эшне үз кулына алып, башкарып чыга алды. Сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде Альбина Флүс кызы Һәм Илеш район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин исеменнән Гөлфинә Сәлимова белән Илшат Насыйповка Рәхмәт хатлары тапшырды.
       Илеш районы Мәдәни ял үзәге җитәкчесе урынбасары Әлфира Вәлидова да, райондашларын һәм авторларны китап туе белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.
Гөлфинә Сәлимова авторлыгында 2014 елда район гәзитенең олы юбилее уңаеннан “Маяк”ка – 80 яшь” дигән китап дөнья күрде. Тәҗрибәле журналист гәзит тарихын һәм редакция коллективының хезмәтен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән. Гөлфинә Мирзаян кызы, мәшәкатьле, тынгысыз журналистика эшеннән хаклы ялга чыккач, проза әсәрләре иҗат итә башлый. Соңгы елларда аның хикәяләре, повестьлары “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында әледән-әле басылып тора. Хикәяләре “Акчарлак-2018” әдәби альманахына кертелгән. “Сүнгән учак”, “Таулар белән серләшәм”, “Бәхет чәркәсе” проза җыентыклары үзнәшер юлы белән дөнья күргән.
       – Әлеге китапны чыгару теләге Суфиян Поварисовның 100 еллыгы якынлашкач туды. Бик тә җаваплы бу эшне 2022 елның сентябрендә башладык. Тугыз ай эчендә китапка керәсе мәкаләләр, истәлекләр, фотолар тупланып, “Китап” нәшриятына тапшырылды. Бу китап күмәк көч, хезмәт белән эшләнде, чөнки басма өстендә эшләгәндә кемгә генә мөрәҗагать итсәм дә, галимме ул, язучымы, якташыбызмы – барысы да ихлас ярдәм кулы сузды, үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, язып бирде. Бу эшне башкарып чыгуда “Тулпар” журналының проза бүлеге җитәкчесе Дилбәр Булатова ярдәм итте. Илшат Сәхиятулла улы да истәлекләре белән уртаклашты, авторлар табуда ярдәм күрсәтте. Галимнәрдән Фаил Фәтхетдинов, Илдус Фазлетдинов, Альбина Хәли­уллина һәм башкалар тирән эчтә­лекле истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук, Суфиян Поварисовның кызы Клара ханым да зур ярдәм күрсәтте. Күптән түгел юл фаҗи­гасендә һәлак булган якташыбыз Дамира Әшәрәпова Суфиян аганың якты истәлеген мәңге­ләштерүгә күп көч салды. Кызганыч, ул бүгенге шатлыклы мизгелне күрә алмады.
Китапны әзерләүгә, бастыруга көч салган, күңел җылысын биргән, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Гөлфинә Мирзаян кызы.
       Чараның иң дулкынландыргыч минутлары Суфиян абыйның кызы белән оныгы чыгышлары булгандыр. Алар икесе дә, Суфиян Шәмсетдин улының олы йөрәкле, саф күңелле әти һәм картәти булуын әйтеп, истәлекләре белән уртаклашты, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга әтиләренең исемен мәңгеләштерүдә башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
       Бу кичәдә Суфиян Поварисов хакында истәлекләре белән уртаклашучылар күп булды. Алар арасында галимнең укучысы, бүген инде үзе дә югары дәрәҗәләргә ирешкән филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов, шагыйрә, журналистика ветераны Фәния Габидуллина да истәлекләре белән уртаклаштылар. Фәния Равил кызы “Кызыл таң”да эшләп киткән журналистлар арасында Суфиян ага Поварисовның гомеренең соңгы көненә кадәр гәзитнең иң тугры дусты булып калуын ассызыклады.
      Татарстанның Актаныш районындагы Суфиян Поварисов исемендәге “Агыйдел дулкыннары” әдәби бер­ләшмәсе җитәкчесе, язучы, шагыйрә Лилия Шәйгарданова якташыбызның Актанышта эшләгән елларындагы эшчәнлеге, Суфиян Шәмсетдин улы тырышлыгы белән әдәби берләшмә булдырылуы һәм эшли башлавы турында сөйләде.
“Маяк” гәзите хезмәткәре Гүзәл Фәтхуллина Гөлфинә Мирзаян кызының редакциядә армый-талмый эшләвен, журналистика ветераны буларак, яшьләргә үрнәк булуын да ассызыклап, китап туе белән котласа, авторның якыннары, дуслары да иң җылы, матур теләкләрен җиткерде.
       Гөлфинә Сәлимова – 2018 елдан “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәк­чесе. Берләшмә бүген Илеш районының “Маяк” гәзите редакциясе каршында эшләп килә. 2023 елда “Балкыш” башлангычы белән районда Башкортстанның халык язучысы, галим Суфиян Поварисов исемендәге премия булдырылды. Аның берен­челәрдән булып Гөлфинә Мирзаян кызына тапшырылуы да сөе­нечле күренеш. Ә инде “Балкыш”ның иң актив әгъзалары үзләренең җитәк­челәрен чәчәк гөлләмәләренә, бүләкләргә, ихлас котлау сүзләренә күмде, Рәлиф Шәгалиев матур җыр бүләк итте. “Балкыш”лылар Гөлфинә Мирзаян кызының киң күңелле булуын, башлап каләм тибрәтүчеләргә һәрвакыт илһам канатларын ныгытуга, үз-үзеңә ышаныч уятуда ярдәм итүен ассызыклады.
Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә дөнья күргән чәчмә әсәрләр җыентыгына Гөлфинә Сәлимованың “Сүнгән учак” повесте кертелеп, ул 2023 елда дөнья күрде. Бу инде авторның Язучылар берлегенә кабул итү процессында бер баскыч булып санала ала. Китап туенда Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләймановның, “Китап” нәшриятының Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөхәррире Дилбәр Әхтәмованың катнашуы Гөлфинә Сәлимованың иҗаты югары бәяләнүенең бер дәлиле булып тора.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Рәвилә Акмалова, Эльмира Нас­ретдинова, Гөлзифә Нуриева җырлап, тамашачыларның күңелен берчә моңландырып, берчә дәрт өстәсә, Азалия Фаздалова Суфиян Поварисовка багышланган “Данлы улы Илешнең” шигырен укып ишеттерде. Ә инде кичәнең кунаклары Данис Мофаззаловның өздереп баянда уйнавына Линат Гәрәевның җырлавы көчле алкышларга кү­мелде.
      Мәкалә башында Илештә туып-үскән шәхесләрнең исемнәрен барлау, аларны онытмау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан күп эш башкарылуы хакында сүз булды. “Ташка басылган – югалмый”, диләр. “Суфиян Поварисов – яугир, галим, язучы” китабы аша нәкъ киләчәк буын үзенә дөрес һәм кызыклы мәгълүмат, фәһем алыр. Милләтебезнең якты йолдызы булып балкыган бөек шәхес Суфиян Поварисовның исеме озак еллар сакланыр.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас