+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 гыйнвар 2025, 06:20

“Шәхесләрен олылаган халык – мәңгелек”

Композитор, дирижер Нариман Сабитовның тууына 100 ел

“Шәхесләрен олылаган халык – мәңгелек”“Шәхесләрен олылаган халык – мәңгелек”
“Шәхесләрен олылаган халык – мәңгелек”


Нариман Сабитов 1925 елның 11 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Аның әтисе Гыйләҗетдин Татар дәүләт драма театрының актеры була. Бала чагыннан музыкага сөю тәрбияләп, улына башлангыч музыкаль белемне үзе бирә. Булачак композитор 1932 елдан Уфада яши. Профессиональ музыкант булу теләге аны П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенә алып килә. 1944 елда Нариман Сабитов Мәскәү консерваториясе янындагы башкорт студиясенә укырга керә.

1944-48 елларда композиция буенча В. А. Белый классында укый. Арытаба композитор һәм педагог, СССРның халык артисты Анатолий Александров классында композиция буенча белем ала. Бер үк вакытта күренекле педагоглар Виктор Смирнов һәм Иван Дружинин кулы астында симфоник дирижерлык курсын үтә. 1953 елда укуын тәмамлап, Уфага кайта.
1954 елдан 1971 елга кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында дирижер булып эшли. 1953-67 елларда баш дирижер була. Башкортстанның тәүге профессиональ композиторларының берсе. Театр, симфоник, камера-вокаль, ансамбль һәм хор музыкасы үсешенә зур өлеш кертә.
Шушы елларда театрда башкортлардан тәүге профессиональ дирижер Гайнетдин Моталов белән бергә башкорт композиторларының опера һәм балетларын сәхнәгә чыгару өчен күп көч салалар. Алар шул чакта Мәскәү, Свердловск консерваторияләрен тәмамлап кайткан җырчыларга төп партияләрдә чыгыш ясап, сәхнә йолдызларына әверелергә ярдәм итә.
Иҗади эшчәнлеге темаларның күптөрлелеге белән хәйран калдыра. Башкорт һәм татар музыкаль фольклорына мөрәжәгать итеп, композициянең классик һәм заманча алымнары белән берләштерүгә ирешә. Иҗатында балетлар төп урынны биләп тора: “Гөлнәзирә”, “Тау бөркете”, “Яратам сине, тормыш!”, “Айгөл иле”.
Аның катнашлыгында егермедән артык чит ил, урыс һәм башкорт композиторларының әсәрләре сәхнәләштерелә. 1968 елда “Мин яратам сине, тормыш!” балеты өчен Галимов Сәләм исемендәге премиягә лаек була.
1970 елда сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” балеты һәм 1971 елда бастырылган “Яңгырасын җырлар” дип аталган җыр һәм романслар җыентыгы өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була (1972 елда, мәрхүм булганнан соң).
Нариман Сабитовның эшчәнлеге дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, Хезмәт Кызыл Байрак һәм “Почет Билгесе” орденнары кавалеры да.
Нариман Гыйләҗетдин улы 1971 елның 7 июнендә Севастопольдә гастроль вакытында мәрхүм була. Уфада җирләнгән.
Аның эшен улы Рөстәм дәвам итә. Ул да композитор, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры дирижеры, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей!” трагедиясе буенча “Прометей” балетына язган музыка өчен ул Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Шулай ук, Русия Композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге премиясе лауреаты.
“...Әти безне яшьтән үк музыкага өйрәтте, тыңлау тәмен тоюны тәрбияләде. Стереоэффектка ирешер өчен трансляцияне төрле нокталардан төрле бүлмәләргә үткәрде. Ул елларда радиодан еш кына яхшы тапшырулар бирелә иде. Әти аларны магнитофонга яздыра иде дә без аларны берничә тапкыр тыңлый идек. Әтием тәрбиясе нәтиҗәсендә мин балачактан ук балет яратам һәм кайчандыр биюче дә булырга теләгән идем…
Мин дә әтием кебек булырга хыялландыммы? Мөгаен, ләкин мин холкым белән башка – педантмын, артык җентекле һәм тәфсилләп караучымын. Ә әтием исә тиз кызучан, тормышка киң караучы иде...” – дип яза Рөстәм Нариман улы “Нариман Сабитов хакындагы истәлекләр” китабында.
Халкыбызда “Шәхесен олылаган халык – мәңгелек”, диләр. Уфаның музыка җәмәгатьчелеге Нариман Сабитовның якты истәлеген хөрмәт итә, аның исемен мәңгеләштерү һәм киләчәк буынга тапшыру өчен күп эшләр башкара. 1нче музыка мәктәбе аның исемен йөртә, шунда ук композиторның бюсты куелган. 1995 елдан Уфада яшь музыкантларның Нариман Сабитов исемендәге ачык конкурсы уза.

Зөһрә ГАЛИЕВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас