+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 Января 2025, 07:45

Айдар Галимовның онытылмас җыры

Ул бу җырның ни өчен бик кадерле булуы турында сөйләгән.

Айдар Галимовның онытылмас җырыАйдар Галимовның онытылмас җыры
Айдар Галимовның онытылмас җыры
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Вәсилә Фәттахова турындагы истәлек аның өчен бик кадерле булуы турында сөйләде. Видео аның блогында бастырылган.

Җырчыга үзе өчен иң дулкынландыргыч дип санаган ике җырның берсен сайларга тәкъдим иттеләр. Һәм ул Вәсилә Фәттахова белән дуэтта башкарган «Әйтелмәгән мәхәббәтем» композициясенә тукталды. Айдар Галимовтан, бу җырны сайлау нәрсәгә бәйле, дип сорадылар? Вәсилә Фәттахова истәлеге кадерле, диде ул. Аның сүзләренә караганда, бу җыр яңгыраганда шунда ук Вәсилә образы барлыкка килә, бу онытырлык түгел.

«Әйтелмәгән мәхәббәтем» композициясе бер-берсенә сөюләрен белдерә алмаган гашыйклар турында. Ләкин алар бергә бәхетле була алырлар иде...

Җырчы Вәсилә Фәттахованың якты дөньядан китүенә гыйнвар ахырында тугыз ел була.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас