Гөлназ Асаеваның ире Вилдан Шәмсетдинов өч ай эчендә 100 штраф җыйган.
ФССП мәгълүматлары буенча, артистның 116 мең сум (кайбер мәгълүматлар буенча - 155 мең) бурычы бар, аларның яртысыннан артыгы - ЮХХДИ штрафлары. Нигездә, Шәмсетдиновка штрафлар тизлекне арттырган өчен килә.
Вилдан журналистларга комментарий биргән инде. Ул барысын да түләргә вәгъдә иткән, ләкин соңрак. Хәзер артистның акчасы юк, чөнки күптән түгел ул машинасын ремонтлау өчен 750 мең сум түләгән.
Бу хакта «Mash иптәш» телеграм-каналы язган.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан