Ришат Төхвәтуллин Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе – җырчының соңгы көннәрдә үзен начар хис итүе.
«Дуслар, мин бүген МКДЦга килдем әле. Йөрәкне тикшертергә, ЭКГ ясарга. Сәер халәт, бу арада төнлә паник һөҗүмнәр башланды. Шуңа күрә тикшеренергә булдым әле», – дип сөйли ул.
Бу язмага карата төрле фикерләр калдырганнар. Күпләр җырчыны тынычландырырга тырышкан, "рәхәткә чыдый алмый", диючеләр дә бар. "Төзелешкә кил, бездә андый атакалар юк", - дип куйган берсе. Артист хезмәте авырлыгы буенча төзүченекеннән ким түгелдер ул. Тыгыз графиклар, көне-төне юлда йөрү, ишшу постыңа карата язылган теләсә нинди сүзләрне уку җиңелме әллә?