Җырчының әтисенә онкология үзәгендә операция ясаганнар. Аны абыйсы Булат белән алмаш-тилмәш карыйлар. Дәваханәдәге хәлләр Диләне төрле уйларга этәргән.
«Төн тыныч узды. Мин аның янында берничә сәгать йоклап та алдым. Кичә шәфкать туташлары белән аралашып утырдым. Алар биредә төрле язмышларны күрә. Ялгыз ата-аналар бик күп, аларның балалары да бар кебек... Тик аларны «сиделка»лар карый. Балалары килеп тә күренми. Мин бу хәлне кабул итә алмыйм.
Миңа калса, мин хәтта янында булуым белән генә дә аңа ярдәм итәм кебек. Аркасына массаж ясадым, канын бераз тараттым, әтинең күзләре ачылды, кәефе күтәрелде. Бу бәхет түгелмени? Төнлә бергә кочаклашып яттык. Кичә, балаларны картлыкта бер стакан су бирерлек итеп кенә түгел, ә янәшәдә булырлык итеп тәрбияләргә кирәк, дип уйладым», – дип язган җырчы.
Дөрес бит?