+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 гыйнвар 2025, 06:35

Салават Юлаев: "Мин кайтырмын!"

Башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү тирәсендә бәхәсләр һаман тынмый әле.

Салават Юлаев: "Мин кайтырмын!"Салават Юлаев: "Мин кайтырмын!"
Салават Юлаев: "Мин кайтырмын!"


Бу эш нигә кирәк? Ни өчен һәйкәлне постаменттан алалар? Ул кайчан үз урынына куелачак? Курган, постамент, һәйкәлнең чуен тышчасы, металл каркасы нинди хәлдә? – Боларның барысы турында да документаль "Мин кайтырмын!" фильмында бәян ителә.

Картина нигезендә - үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре, проект документациясен әзерләү детальләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казаннан танылган федераль экспертлар шәрехләре. Архитекторлар, скульпторлар, проектлаучылар, реставраторлар, исәпләүчеләр, тарихчылар күптән төзекләндерүне таләп иткән проблеманы ничек хәл итәргә дигән фикерләре белән уртаклашачак.

«Күк гөмбәзендә очрашулар» - фильмдагы икенче сюжет линиясе. Салават Юлаев Сосланбәк Тавасиев, 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы яугир, Миңнегали Шайморатов, «Салават» кушаматлы махсус хәрби операция яугире белән очрашса, нәрсә турында сөйләшерләр иде икән? Авторның уйланулары - документаль фильмда.

«Cалават Юлаев ролен билгеле спортчы Эльбрус Нигъмәтуллин башкара. Милли батырны ул тәүге тапкыр 2004 елда “Мин үлмәдем, башкортлар!” фильмында уйнаган иде. Башка рольләрне республика театрларының күренекле артистлары башкара», - ди иҗади төркем җитәкчесе, автор Гәүһәр Батталова.

Фильмны төшерүгә үз эшенең оҫталары җәлеп ителгән - режиссерлар Әлфия Арысланова, Ләйсән Рамазанова, композитор Ләйлә Андреева, дизайнер Айрат Өметбаев, операторлар Азамат Даянов, Ринат Кашапов, Вадим Лобов, Урал Гатауллин, Радик Фәтхиев һәм башкалар.

«Сентябрьдә без иҗади төркем белән һәйкәл биеклегенә күтәрелеп, аның эченә кереп төшерергә тиеш идек. Андагы ярыкларны, черегән урыннарны күргәч, бу уйдан баш тарттык. Соңыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы егетләре белән бергәләп күтәрелдек. Фильм өстендә эшләүче иҗади төркем үз иңенә никадәр җаваплы эш алуын яхшы аңлый. Безнең картинаны карап, республика халкы четерекле, катлаулы сорауларга җавап табар дип ышанабыз», - ди Гәүһәр Батталова.

«Мин кайтырмын!» документаль фильмының премьерасы 21 гыйнварда 20.30 сәгатьтә БСТ телеканалында күрсәтеләчәк. Фильмны «Самрау» фонды БСТ телеканалы белән берлектә Башкортстан Башлыгы грантына төшергән.

Фото: АО ТРК "Башкортостан"


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас