+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 гыйнвар 2025, 16:28

«Мостай» фильмы авторлары мәдәният өлкәсендәге премиясе белән бүләкләнделәр

Тимербулат Кәримов һәм «Мостай» фильмын төшерүчеләр Русия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе белән бүләкләнде.

«Мостай» фильмы авторлары мәдәният өлкәсендәге премиясе белән бүләкләнделәр«Мостай» фильмы авторлары мәдәният өлкәсендәге премиясе белән бүләкләнделәр
«Мостай» фильмы авторлары мәдәният өлкәсендәге премиясе белән бүләкләнделәр

Агымдагы елның 21 гыйнварында Русия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе тапшырылды. Башкортстанның халык шагыйре, башкорт совет әдәбияты классигы Мостай Кәримгә багышланган «Мостай» документаль фильмын төшерүчеләр командасы премия лауреатлары булды.

Премия продюсер, Мостай Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов (Мостай Кәримнең оныгы), фильмның генеральный продюсеры, «Мастерская» кинокомпаниясенең генеральный продюсеры Сәидә Медведева, фильмның режиссер-куючысы Александр Смирнов кергән иҗат коллективына бирелде.

Сәидә Медведеваның «Мастерская» кинокомпаниясенең «Мостай» документаль фильмы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган.

Фото: mustai.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас