Быел традицион кышкы гастрольләр кысаларында коллектив Башкортстанда яшәүчеләргә чын Яңа ел әкиятен бүләк итә - Петр Чайковскийның «Щелкунчиг»ы Бөредә, Уфада, Стәрлетамакта һәм Салаватта яңгырады инде, якын күршеләребезгә дә бәхет елмайды – оркестр Магнитогорскида да чыгыш ясады.
Концертлар Сибайда да узды. Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге дәүләт оркестры Белорет, Дүртөйле һәм Дәүләкән районнарында яшәүчеләргә «Щелкунчик»ны тәкъдим итәчәк.
Концертлар тулы аншлагта уза, ә коллективның республика буенча традицион гастрольләре Башкортстан муниципалитетларына иң югары дәрәҗәдәге әсәрләрне мәдәни көн тәртибенә керергә мөмкинлек бирә. Дәүләт оркестры илебезнең иң яхшы сәхнәләрендә дә, зур булмаган концерт залларында да чыгыш ясый.
Фото: Пресс службы оркестра.