+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 гыйнвар 2025, 12:05

Шатуновка халык артисты исемен бирерләрме?

Федерация советында Юрий Шатуновка Русиянең халык артисты исемен бирергә тәкъдим иттеләр. Сез ризамы?

Шатуновка халык артисты исемен бирерләрме?Шатуновка халык артисты исемен бирерләрме?
Шатуновка халык артисты исемен бирерләрме?
Русия мәдәният министры Ольга Любимовага бу уңайдан Ульяновск өлкәсеннән сенатор Айрат Гыйбатдинов мөрәҗәгать юллаган, күчермәсе "РИА Новости"да бар.

Сәясәтче билгеләп үткәнчә, музыкантның истәлеген мәңгеләштерү үтенече белән аңа СВОда катнашучы мөрәҗәгать иткән, Русиянең башка гражданнарыннан да мөрәҗәгатьләр килә. Русия халкы 2022 елда Юрий Шатуновка үлгәннән соң "Русиянең халык артисты" исемен бирү турында петиция оештырган иде.

Исегезгә төшерәбез, «Ласковый май» төркеме солисты, Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туган Юрий Шатунов 2022 елның 23 июнендә Мәскәүдә кинәт вафат булды. Аңа нибары 48 яшь иде. Ул чакыруга килгән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Аңа инфаркт диагнозы куелган.

фото: мк.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас