+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 гыйнвар 2025, 02:25

"Әниләрегезне саклагыз!"

Фирдүс Тямаевның бик борчулы көннәре.

"Әниләрегезне саклагыз!""Әниләрегезне саклагыз!"
"Әниләрегезне саклагыз!"

Аның әнисенең йөрәгенә операция ясаганнар. Фирдүс аның хәлен белергә килгәч, видео төшергән. 

«Әнигә кунакка килдем әле. Әнинең йөрәгенә операция ясадылар. Аллага шөкер, исән-сау! Бар әниләр дә исән-сау булсын! Әниләрегезне карагыз! Саклагыз! Хәзер барлык авырлыклар артта инде. Матураеп киткәнсең», – ди җырчы, әнисен кочаклап.

Җырчының әнисенең хуҗалыгы бик зур. Фирдүс аның малларын, кош-кортларын күрсәтеп тора. Видеоны караучылар әнисенә малларын бетереп, үзен карап яшәргә киңәш биргән. Яше дә бар, сәламәтлеге дә какшап киткән. Йөрәк белән шаярмыйлар. 

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас