+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 гыйнвар 2025, 04:25

Биеклекләр көчлеләргә буйсына

Әлфия Дәүләтова күркәм гомер юлында тормыш принципларына һәрвакыт тугры кала

Биеклекләр көчлеләргә буйсынаБиеклекләр көчлеләргә буйсына
Биеклекләр көчлеләргә буйсына


Әлфия 1965 елның 23 гыйнварында Нуриман районы үзәге Кызыл Яр авылында Мөсәллия һәм Әбүзәр Фәттаховларның хезмәт сөюче гаиләсендә өченче бала булып туа.

— Әниебез бик матур җырлый иде. Шуңа кечкенәдән минем күңелемдә гармунда уйнарга өйрәнеп, әниемне җырлату теләге туды. Шушы теләгем мине район балалар музыка мәктәбенә алып килде. Мине аккордеон классына кабул иттеләр. Анда укый башлагач исә артист яки мәдәният йорты хезмәткәре булу теләгем көчәйде, — ди Әлфия Дәүләтова.
Шундый хыяллар белән канатланган кыз урта мәктәпне тәмамлау белән Уфага “оча”. Ләкин Уфа сәнгать институтына керә алмый һәм Әлфиягә янәшәдә генә урнашкан һөнәрчелек-техник училищесына укырга кереп, төзелештә плитка ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә туры килә.
Икенче елда исә, тормышта беркадәр тәҗрибә туплап өлгергән кыз, Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт техникумының хор-дирижерлык бүлегенә укырга керә.
Әлфия миннән нәкъ унбер яшькә кечерәк. Шулай булса да мин аңарда безнең буын яшьләренең дәвамчысын күрдем. Без дә шулай, кемгәдер сылтанмыйча, кемнәндер көтеп утырмыйча, үз тормышыбызны үзебез көтү хәстәрен күрдек.
Техникум тәмамлаган кыз туган ягына, әти-әнисе йортына кайтса да, беркем гаеп итмәс иде. Район мәдәният йортына ук булмаса да, берәр авыл клубына эшкә дә тәгаенләрләр иде.
Ә Әлфия Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы Агыйдел шәһәренә китә. Чөнки аңа, иң беренче чиратта, торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ә ул елларда мәдәният хезмәткәрләренә әлеге кебек төрле ярдәм күрсәтүче дәүләт программалары юк иде.
Һөнәрчелек училищесында алган белеме Әлфиягә Агыйделдә бик ярап куя. Аны Рәйфә Пичугинаның Советлар Союзында билгеле данлыклы бригадасына эшкә кабул итәләр.
— Тоташ Советлар Союзына билгеле бригадада эш бик авыр иде, әлбәттә. Ләкин тирләп эшләдек тә, көрәп хезмәт хакы да алдык, — дип искә ала ул көннәрне әңгәмәдәшем.
Ләкин ел ярым вакыт үтүгә төзелеш идарәсендәгеләр Әлфияне “эзләп таба”. Чөнки ул елларда махсус белемле мәдәният хезмәткәрләре бик аз иде. Ә Агыйдел кебек яңа төзелүче шәһәрләрдә бигрәк тә.
Ул елларда шәһәрдә бердәнбер мәдәният учагы — профсоюз клубы була. Әлфияне шунда эшкә чакыралар.
Бу вакытта инде Әлфия төзелештә эшләүче Фәнил Дәүләтов белән танышып өлгергән була. Клубта берничә ай эшләүгә Әлфиягә бер бүлмә бирәләр. Һәм Әлфия белән Фәнил бергә яши башлыйлар.
Профсоюз клубында Әлфия биш ел эшли. Ул чорда шәһәрдә яшьләр бик күп була. Аларның һәркайсына күңеленә ятышлы шөгыль табарга кирәк! Билгеле инде, профсоюз клубы һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый башлый. Шуңа 1993 елның сентябрендә шәһәр хакимиятендә яшьләр белән эшләү бүлеге оештырыла. Аның җитәкчесе итеп, әлбәттә, Әлфия Дәүләтова раслана.
Яшьләр белән эш барлык юнәлешләр буенча да гөрләп бара. Нәтиҗәдә, 1994 елда “Ровесник” үсмерләр клубы оештырыла. Ә 1995 елда берьюлы ике – спорт юнәлешендәге “Велта” һәм милли юнәлештәге “Болгар” клублары оештырыла. Арытаба бу үсмерләр клублары берләштерелә һәм 1998 елда яшьләр үзәге оеша.
Ә Әлфия Әбүзәр кызы бу еллар эчендә Казан мәдәният һәм сәнгать институтын читтән торып тәмамларга өлгерә.
2001 ел Әлфия Әбүзәр кызының тормышында борылыш чоры була алыр иде. Әгәр үзе теләсә, әлбәттә! Аны Уфага эшкә чакыралар. Республика Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетының икътисади программалар, мәшгульлек, мәгълүмат һәм кадрлар белән эшләү бүлегенә баш белгеч итеп. Карьера баскычы буенча үсәргә теләүче кемдер мондый хәлгә бик куаныр иде, әлбәттә! Ләкин Әлфия Әбүзәр кызы түгел. Ул Агыйделдә бергә эшләгән иптәшләрен ташлап китүне хыянәткә тиңли. Алар бит барлык авырлыкларны бергә җиңеп үтте, шатлыкларны да, кайгыларны да бергәләп кичерде. Һәм ул үз алдына күңеленә инде туган җире кебек якын булган Агыйделенә кире кайту максатын куя.
Мондый вакытта төрле кеше төрлечә хәл итә. Ә Әлфия Әбүзәр кызы хатын-кызның тормыштагы төп бурычын – кешелек дөньясын дәвам иттерүче булуын искә төшерә. Чыннан да, өлкән кызлары Еленага егерме яшь тулып килә. Икенче бала турында да уйларга вакыт! Шундый карар белән Әлфия Әбүзәр кызы декрет ялына чыга һәм Агыйделгә кайтып китә.
2002 елның 27 июнендә туган уллары Марат Агыйдел шәһәренең Башкорт гимназиясен гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлады һәм бүген Санкт-Петербургтагы мәгълүмат технологияләре, механика һәм оптика милли-тикшеренү университетының бишенче курсында укый. Бу — мәгълүмат һәм фотон технологияләре буенча Русиядә иң эре югары уку йортларының берсе.
Бу урында Дәүләтовларның өлкән кызлары Еленаның Агыйдел шәһәрендә яшәве һәм эшләве турында әйтеп үтү дә урынлы булыр. Гаиләдә уллары Әмир һәм кызлары Аринаны тәрбиялиләр. Әлфия Әбүзәр кызы белән Фәнил Галинур улы бүген — яраткан нәнәй һәм картәти.
Ә декрет ялыннан соң Әлфия Әбүзәр кызын Нефтекама шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеена директор вазыйфасына эшкә чакыралар. Анда ул ярты ел гына эшли. Ләкин шушы кыска гына вакыт та аңа Агыйдел шәһәрендә дә тарих-туган якны өйрәнү музее оештыру зарурлыгы хакында карарга килергә ярдәм итә.
2006 елны Әлфия Әбүзәр кызы яңа кәнәфидә каршылый – 1 гыйнварда аны Агыйдел шәһәренең халыкны социаль хезмәтләндерү буенча комплекслы үзәге директоры итеп тәгаенлиләр. Биредә ул шулай ук биш ел эшли. Әмма шушы елларда аның күңелендәге Агыйделдә тарих-туган якны өйрәнү музее оештыру турындагы карар тагын да ныгый.
— Күрәсең, Агыйделдә тарих-туган якны өйрәнү музее оештыру фикере шәһәр хакимияте җитәкчелегендә дә булгандыр. 2017 елда мине шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлегенә методист вазыйфасына эшкә кабул иттеләр һәм тарих-туган якны өйрәнү музее оештыруны йөкләделәр, — ди әңгәмәдәшем.
Ә 2018 елның 1 февралендә исә Әлфия Дәүләтованы шәһәр китапханәсенә методист итеп күчерәләр һәм май аенда инде тарих-туган якны өйрәнү музее китапханәнең бер бүлеге буларак теркәлә. Тагын биш елдан соң, 2023 елның октябрендә бүлек шәһәр китапханәсеннән аерылып чыга һәм Агыйдел шәһәренең үзаллы тарих-туган якны өйрәнү музее буларак рәсми теркәлә. Бүген музейда өч хезмәткәр: методист, фондларны саклап тотучы һәм директордан торучы тату коллектив эшли.
Яшьрәк чакта миңа Уфа, Казан һәм Екатеринбург шәһәрләренең тарихи музейлары белән танышу бәхете тигән иде. Агыйдел шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеен алар белән янәшә куярга җыенмыйм, әлбәттә. Ләкин музейда тарихыбызны саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру омтылышы сизелә. Чөнки тарихын белмәгәннең киләчәге юк дип халык бик урынлы әйткән.
Музейның кечкенә коллективы Әлфия Әбүзәр кызы җитәкчелегендә халык белән эшләүнең яңа алымнарын үзләштерә. Музейда яшьләргә патриотик белем бирү залы уңышлы эшли. Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү оештырылган. Биредә беркайчан да кеше өзелми. Өлкән яшьтәге апаларыбыз аз гына буш вакыты булганда да музейга ашыгалар. Аларга яшьләрнең дә иярүе — шатлыклы күренеш. Мари мәдәнияте үзәге дә уңышлы эшли.
Әлфия Әбүзәр кызы шушы көннәрдә 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Ә һәр юбилей – ул узган гомер юлын күздән кичереп, кайбер нәтиҗәләр ясау өчен уңайлы сәбәп. Әлфия Әбүзәр кызының горурланырлык эшләре байтак. Аның турыдан-туры катнашлыгында оештырылган тарих-туган якны өйрәнү музее шәһәр халкына тугры хезмәттә. Үзе өч тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Узган елдан алып ул шәһәрнең хезмәт, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары советын җитәкли. Коммунистларның шәһәр комитеты җитәкчесе дә әле ул. Гомумән, Әлфия Әбүзәр кызының эшләрен санап бетерерлек түгел! Болар бит барысы да аның актив тормыш алып баруы, шуның белән шәһәр халкы арасында ихтирам яулавының күркәм нәтиҗәләре.
Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр, Әлфия Дәүләтованың әнисе Мөсәллия Ислам кызы 92 яшендә. Нуриман районы үзәге Кызыл Яр авылында өлкән кызы Фидәлия Хисмәтуллина тәрбиясендә яши. Безнең сурәтләмәбез героена да шундый озын гомер һәм гаилә иминлеге телибез.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас