-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кара тәнле дә ярый..."

Илсөя Бәдретдинова улы белән бик четерекле темага сөйләшкән.

"Кара тәнле дә ярый..."
"Кара тәнле дә ярый..."
  «Роксана» радиосында ул улы Нариман белән кызыклы әңгәмәсе турында сөйләгән.

«Булачак хатыным миннән әзрәк олырак булса?» – ди миңа малай беркөнне. «Ярар, бик әйбәт булыр, сине җитәкләп йөрергә кеше булыр, күңелем тыныч булыр. Әйбәт булыр», – дидем.

«Әгәр бик яшь булса?» – ди. «Яшь булса, иртән уянасың да, яныңда яшь хатын инде, ятсаң да, торсаң да – яшь хатын. Тоже начар түгел».

«Әгәр ул бүтән диндә булса?» – ди. «Ярар инде, бүтән дин начармыни? Все нормально, бәйрәмнәребез саны артачак. Дини бәйрәмнәрне дә бергә үткәрербез», – дип әйттем.

«Әгәр ул кара тәнле булса?» – ди. «О, бигрәк әйбәт, бәбәйләрегез матур булачак», – дидем.

«Берәр нинди чикләү бармы?» – ди. «Бар, егет кеше генә булмасын», – дидем.

Мин үзем дә - килен булган кеше. Минем кайнанам нык әйбәт иде. Миңа калса, бианам, малаена караганда, мине ныграк ярата иде. Шуның өчен мин нормаль кайнана булырмын, дип уйлыйм", - ди Илсөя.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: