+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 гыйнвар 2025, 07:20

Үрнәк алырлык гаиләләр бар ул!

Илмира Нәгыймова язылучыларының сорауларына җавап биргән.

Үрнәк алырлык гаиләләр бар ул!
Үрнәк алырлык гаиләләр бар ул!

"Әйдәгез чәйнәшәбез!" - дип язган җырчыга сораулары да туры килгән. Аңа: «Сез очрашып йөргән ир-егет сезне Маратка көнләмиме? Сез бит һәрвакыт аның белән», – дигән сорау биргәннәр.  

 «Юк, алар дуслар», – дип җавап язган Илмира. Ул фото да куйган. Әлеге ирнең фотода күренгән кулларын Марат Яруллинның абыйсы Ринатныкына охшатучылар да табылган.  

«Сез Маратның абыйсы белән очрашасызмы?» – дигән сорауга Ринат Ярулин үзе җавап калдырган.

«Илмира Нәгыймованың хөрмәтле язылучылары, бераз ялгышкансыз, анда минем куллар дип язгансыз. Ринат хатыны белән яшәми икән, дип язгансыз. Гүзәлем, кил яныма, – дип, ул хатынын үбеп ала. – Бездә бар да шәп, Аллаһка шөкер. Ялгышасыз», – ди ул.

Ринат җәмәгате белән 20 ел бәхетле  тормыш көтә икән инде. Менә кемнән үрнәк алырга!

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас