Дүртөйле районында әдипнең тууына 130 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үтте
Быел республикабыз халкы данлыклы улы – шагыйрь, азатлык җырчысы Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуны билгели. Бу уңайдан Башкортстанда ел дәвамында киң колачлы мәдәни чаралар үткәрү күзаллана. Иң беренчеләрдән булып Шәехзадә Бабичның күркәм юбилее уңаеннан якташлары – Дүртөйле халкы зур тантана оештырды. Ул шагыйрьнең туган авылы Әсәндә узды.
Чарага район халкы гына түгел, республикабызның төрле почмакларыннан, ут күршебез Татарстаннан да кунаклар җыелды. Тантана Шәехзадә Бабичның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аның янында гына урнашкан музеенда килгән кунакларны Әсән урта мәктәбе укучылары ихлас сәламләде. Алар туган төягендә бөек шагыйрьнең истәлеге кадерләп саклануы хакында бәян итте, Бабич хөрмәтенә үзләре язган шигырьләрен укып ишеттерде.
Биредә шуны билгеләп үтик: Әсән авылында Шәехзадә Бабич музее шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1995 елда ачылды. Ул 2002 елдан Башкортстан Республикасы Милли әдәби музее филиалы статусына ия.
Чарада катнашучылар зур дулкынлану хисе белән музей залларын тамаша кылды. Алар өчәү. Беренчесендә Әсән авылы тарихы хакында бәян итүче документлар һәм комарткылар саклана. Шәехзадә Бабичның тормыш һәм иҗат юлына багышланган икенче залда шагыйрьнең култамгасы салынган “Акмулла” журналлары саннары, 1922 елда Казанда нәшер ителгән шигырьләр җыентыгы, хәтта 1912 елда кулдан язылган шигырьләр тупланмасының күчермәләре, “Кармак”, “Шура” журналларында, “Вакыт”, “Тормыш” гәзитләрендә басылган иҗат җимешләре, визит карточкалары саклана, шагыйрьнең фотолары, аның тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы документаль материаллар урын алган. Өченче зал күргәзмәләрендә XIX гасыр көнкүреше әйберләре, халыкның шул чордагы кием-салымы, рәсем, сынлы сәнгать үрнәкләре белән танышырга була.
Музейда язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар даими оештырыла, бу чараларда, әлбәттә, Шәехзадә Бабичның шигырьләре яңгырый. Мәктәп укучылары өчен сәяхәт “Пушкин картасы” буенча да оештырыла. Өлкән буын вәкилләре дә шагыйрьнең туган төяген күрергә республикабызның төрле тарафларыннан килә. Күптән түгел биредә Әбҗәлил районы хезмәт ветераннарының бер төркеме булган. Музей “күчмә режим”да да эшли: аның хезмәткәрләре, мәктәпләргә барып, үсеп килүче буын өчен тематик очрашулар үткәрә.
Әсәнлеләр данлы якташының олы юбилеена җентекле әзерләнгән иде: авылның бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йортында Бабичның тормыш һәм иҗат юлын чагылдыручы зур әдәби-музыкаль кичә узды. Сәхнәдә Дүртөйленең үзешчәннәре Шәехзадә Бабич шигырьләренә язылган җырларны башкарды, данлыклы шагыйрьнең якты да, аянычлы да язмышына байкау ясалды.
Мулла гаиләсендә дөньяга килгән Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы кечкенәдән укуга, белемгә хирыс була. 13-14 яшьләрендә беренче шигырьләрен иҗат итә, ә 15 яшендә белемен тагын да арттыру нияте белән үзаллы тормышка аяк баса. Казах далаларында казах телен өйрәнә, аксакаллар белән аралаша, үзенең иҗади сандыгы да баеганнан-байый бара. Арытаба Уфага кайтып, “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый, журналларда шигырьләрен бастыра.
Укытучы, журналист, юмор һәм сатира остасы, дәүләт эшлеклесе – яшь булуына карамастан, Бабич үзен искиткеч күпкырлы талант иясе итеп күрсәтә. Яшьлеге кырыс, болгавыр чорга туры килгән шагыйрь вәхшиләрчә үтерелә, күп еллар аның башкорт, татар әдәбиятына керткән өлеше дә танылмый, әмма вакыт барысын да үз урынына куя: каһарманның исеме, кылган якты эш-гамәлләре тарих тузаны астында калмый, калкып чыга, халыкка әйләнеп кайта. Бүген дә танылган каләм әһелләре аның иҗатын өйрәнүен дәвам итә, ә исеме инде республикабыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган.
Кичәдә күренекле шагыйрьләр һәм язучылар Галимҗан Гыйльманов, Айгиз Баймөхәммәтов, Кадим Аралбаев, Лариса Абдуллина, Зәки Әлибаев, Фәния Габидуллина, Нурлан Ганиев әсәнлеләрне зур вакыйга уңаеннан тәбрикләп, халкыбыз азатлыгы, киләчәге өчен җанын фида кылган бөек якташыбызны онытмаганнары өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Алар 24 яшендә җаһилләр кулыннан кыргыйларча үтерелгән шагыйрьнең бәяләп бетергесез олы иҗади мирас калдыруын, милли әдәбиятыбыз үсешенә зур өлеш кертүен билгеләде.
– Безнең авылда белемгә омтылучы, каләм тибрәтүче балаларны “Бабич булырсың син” дип үстерәләр иде, – диде чыгышында Әсән авылы егете, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Фатыйх Хөсни, Шәйхи Маннур һәм башка әдәби премияләр лауреаты, язучы, әдәби тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов. – Гомумән, безнең Әсән борын-борыннан чәчәннәр төбәге буларак билгеле. Суындамы, туфрагындамы, ниндидер могҗиза бар. Мин әлеге көндә данлыклы якташымның язмышына багышланган “Бабич” дип аталган роман өстендә эшлим. Бу яссылыкта тарихи эзләнүләрем дәвам итә, шагыйрьнең образы шулкадәр зур, тирән, аны халыкка бөтен тулылыгы белән җиткерәсем килә.
Бу кичәдә Галимҗан Гыйльмановка Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыповның Наҗар Нәҗми исемендәге район премиясен тапшыруы ямь өстенә ямь булды.
– Шәехзадә Бабич чын-чынлап халыкка кайтты, – диде Башкортстанның халык шагыйре, атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Кадим Аралбай. – Аның хөрмәтенә Дүртөйле районының – Әсән, Мишкә районының Кыйгазытамак авылларында, Зилаер районы үзәгендә, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә һәйкәлләр куелган. 2019 елда республикабыз башкаласында да Бабич истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәл ачылды. “Галия” мәдрәсәсе һәм шагыйрьнең соңгы көннәре үткән бинада (Зилаер авылында) мәрмәр тактаташлар урнаштырылган.
– Мин 24 яшемдә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясенә лаек булган идем. Аннан соң да тормышымда мәртәбәле бүләкләр булды, әмма минем өчен Шәехзадә Бабич исемендәге премия – иң зурысы, иң кадерлесе, – диде Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, язучы Айгиз Баймөхәммәтов.
Танылган шагыйрәләр Лариса Абдуллина, Фәния Габидуллина Шәехзадә Бабич образы белән рухланып язган шигырьләрен тамашачыга җиткерде.
“Ал да нур чәч халкыңа!” дигән девиз астында яшәгән, эшләгән шагыйрьнең рухы бүген дә исән, алай гына да түгел, еллар үтү белән аның иҗади мирасы халкы өчен кадерлерәк кенә була бара. Дүртөйле районының Әсән авылы урта мәктәбе генә түгел, Зилаер авылындагы башкорт гимназиясе дә Шәехзадә Бабич исемен йөртәләр. Башкортстаныбызның күп кенә торак пунктларында шагыйрь исеме бирелгән урамнар бар. Чиләбе шәһәрендә Шәехзадә Бабич исемендәге Башкорт һәм татар китапханәсе эшли. 2017 елда “Бабич” кинофильмы төшерелде (режиссеры – Булат Йосыпов, сценарий авторы–Таңчулпан Бабичева, төп рольне Илгиз Таһиров башкара).
Кичә бер тында үтте. Әдәби-музыкаль композициянең сценарие яшен-картын дулкынландырырлык, уйландырырлык итеп төзелгән, режиссурасы да бик көчле. Соңгы аккордтан соң, пәрдәләр ябылыр алдыннан, Шәехзадә Бабичның сәхнәдән халык арасына төшүенә дә зур символик мәгънә салынган иде.
Шул ук вакытта.
Шәехзадә Бабичның олуг юбилеена багышланган чаралар туган төягендә дәвам итә. Шушы көннәрдә Дүртөйле шәһәренең район үзәк китапханәсендә дә бу уңайдан зур чара узды. Анда “Әллүки” фольклор ансамбле һәм “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзалары Шәехзадә Бабичның “Җырлар яздым тауның күкрәгендә” шигыренә Дүртөйле композиторы Мөдәрис Морзаханов көй язган җырның премьерасын тәкъдим итте.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Автор фотосы.