+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 гыйнвар 2025, 07:30

Алла Пугачева: "Моны эшләргә ярамый иде..."

Икенче тәүлек Алла Пугачеваның фанатлары шау-гөр килә. Ул илгә кайтырга җыена диләр...

Алла Пугачева: "Моны эшләргә ярамый иде..."
Алла Пугачева: "Моны эшләргә ярамый иде..."
Кристина Орбакайте Примадоннаның Чернобыльдәге концертыннан видео урнаштырды. Күпләр җырчы туган ягына җыенган дип уйлый. Һәм әгәр берәүләр бу яңалыкны шатланып кабул итсә, икенчеләре алай түгел.

Ул легендар концертта тугыз мең кеше булган.

Примадонна Припять янындагы Яшел мыс бистәсендә үзенең иң яхшы җырларын башкарып кына калмаган. Ул курыкмыйча тамашачыларның кулларын кыскан, кочаклашкан һәм алардан чәчәкләр алган. Соңрак Алла Борисовна бу гамәле өчен үкенгән. Бер интервьюсында ул болай дип исенә төшерә: "Гади халык сораганга гына барган идем".

Йолдыз үзенең батырлыгы өчен югары бәя түләгән. Примадонна аның сәламәтлеге белән күпсанлы проблемалары, шул исәптән күкрәгендәге шеш, нәкъ менә Чернобыльгә сәфәре белән бәйле дип уйлый. "Моны эшләргә ярамый иде. Шундый ахмаклык кылынды, чөнки берни дә аңламадык! Без радиациянең нәрсә икәнен белми идек. Анда гына белдек", - дип сөйләгән ул.

Тамашачы шунда ук җырчы эмиграциядән кайтырга җыена дип фаразлады. Янәсе, артистканың кызы шуның өчен бу концертны исенә төшергән дә инде.

Берәүләр шатланган, икенчеләрне Пугачеваның туган иленә кайтуы мөмкин, дигән фикер ярсыткан.

"Миллион пластик операция ясады, аларны сәламәт кеше дә күтәрә алмаячак", "Үзенең бөтен батырлыгын һәм казанышларын ул хыянәте белән сызып ташлады", "Ә бәлки, сәламәтлек белән проблемалар күбрәк яшәү рәвеше белән бәйледер?", "Чыгыш ясады, ә аннары бу турыда 1000 тапкыр үкенде. Ул чагында аның батырлыгы нәрсәдә?", "Элекке казанышлары белән горурланырга соң инде, бүгенгеләре юк", - дип ачулана халык.

Сез нинди фикердә соң?

Фото: мк.ру

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас