Бу уңайдан җырчының хатыны Ирина социаль челтәрдә ирен котлаган.
"Бүген минем яраткан иремнең туган көне. Әле генә юбилеен уздырдык кебек, бик тиз 1 ел узып та китте. Без сине туган көнең белән котларга телибез. Барыннан да элек сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Син – безнең гаиләнең тоткасы, барысы да синнән тора.
Без синең белән күп еллар бергә. Синең һөнәрең – бик катлаулы һәм авыр. Кайвакыт син безгә җитмисең.
Сиңа мәхәббәтең, миңа ярдәм итеп торуың өчен рәхмәт. Бу ел да бергә үткәргән башка еллар кебек искиткеч матур булыр, дип ышанам. Кадерлем минем, котлыйм! Бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар! Без – Рафаэль, Элина һәм мин – һәрвакыт янәшәңдә", – дип матур теләкләрен җиткергән ул.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.