-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Халык шагыйрен зурлап искә алдылар

Уфада "Торатау" конгресс-холлында Факиһә Тугызбаевага багышланган "түгәрәк өстәл" узды.  

Халык шагыйрен зурлап искә алдылар
Халык шагыйрен зурлап искә алдылар

Башкортстанның Милли китапханәсе халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Факиһә Тугызбаеваның 75 еллыгына багышланган "Якты, ялкынлы иҗат" китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

Күргәзмәне ихлас караганнар арасында республиканың күренекле эшлеклеләре дә булды.
“Түгәрәк өстәл” үзе язучының тормышына һәм иҗатына багышланган иде.

Факиһә Тугызбаева 1950 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районында туа.
«Башкортостан пионеры» гәзите, «Пионер» журналы редакцияләрендә эшли. 1991 елдан 2010 елга кадәр «Акбузат» журналының баш мөхәррире була.

25тән артык шигъри җыентык, балалар өчен 10нан артык җыентык авторы. Аның китаплары башкорт, урыс, татар, төрек телләрендә басылып чыккан.

Күргәзмә һәм “түгәрәк өстәл” әлеге күренекле шәхеснең иҗатын өйрәнү өчен бик яхшы мәйданчык булды.
“Түгәрәк өстәл” эшендә танылган әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Фото: “https://www.bashinform.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: