Коллектив җитәкчесе Эльвина Нестерова, балалар һәм аларның әти-әниләре җыелышып “Мәскәү талантларга ышана” халыкара фестивалендә катнашу өчен Мәскәү шәһәренә барды.
Коллектив анда тулы состав белән катнашты һәм һәр төркем икешәр номер тәкъдим итте. Биючеләр Төмән, Архангельск, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән көчле командалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Кызлар һәм малайлар үзләренең барлык осталыгын күрсәтеп, фестиваль нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Алты номер тәкъдим итеп, барысы да беренче урын белән билгеләнде. Шулай ук “Милли традицияләрне саклау” номинациясендә дә диплом белән бүләкләнделәр.