-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Әнвәр Нургалиев нәрсә турында хыялланган?

Бу хакта аның сабакташы Рөстәм Асаев сөйләде.

Әнвәр Нургалиев нәрсә турында хыялланган?
Әнвәр Нургалиев нәрсә турында хыялланган?

29 гыйнварда Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның Казандагы концертына дәрәҗәле кунак – Рөстәм Асаев килгән.

"Мин беренче курста булганда, ул армиядән кайтты. Бик матур, кояш кебек килеп керде сәнгать училищесының 2нче курсына. Истә Әнвәрнең: “Эх, баесам, матур итеп киенер идем", - ди иде.

Гел дә киемгә игътибарлы булдың, концертың да матур, Әнвәр дустым. Үзеңне сакла, тамашачыларны һәрвакыт шундый мөлаем йөзең белән сәламлә, кояш кебек килеп чыгасың сәхнәгә, озак еллар үзеңнең нурың белән, җырларың белән шатландыр, исән-имин бул" ,- дип теләкләрен җиткерде Рөстәм Асаев.

Бу теләкләргә без дә кушылабыз.

фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: